Районыбызның актив яшьләре катнашында «Акыл көрәше» дип аталган интеллектуаль уены узды. Аралашу, күңел ачу, акыл көчен сынау форматындагы чараны район башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырды.
Җиңүче булып “Оптимистлар” (финанс-бюджет палатасы: Ләйсән Хәйрединова, Илвир Вәлиуллин, Ләйсән Шәймарданова,