Найти тему
Саба таңнары

Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы

Кичә Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды. Мәктәп һәм 1 Май урамнары чатында иртәнге 7.30 сәгатьтә чит ил автомобилен йөртүче 1961елгы Т. төп юлдан килүче пассажир автобусына юл бирми.

-2

Бәрелешү нәтиҗәсендә автобустагы 2018 елгы бала бакчага барасы урынга участок хастаханәсенә китерелә. Тән җәрәхәтләре алган балага ЗЧМТ (закрытая черепно-мозговая травма) баш мие селкенүе диагнозы да куела. Йөртүче соңгы 2 ел эчендә 10 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.