Хәтерне яхшыртып буламы? Әлбәттә, була. Түбәндәге киңәшләрне истә тотсагыз, файдасын тиз арада сизәрсез.
1. Дөрес туклану.
Омега-3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тырышыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.
2. Сәламәт яшәү.
Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.
3. Хәрәкәт.
Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.
4. Тиешенчә йоклау.
Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга тиеш.
5. Күнегүләр.
Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.
6. Уку.
Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә өлкән кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша.
7. Уен коралларында уйнау файдалы.
8. Гадәтләрне үзгәртү.
Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, чәч тараганда, теш чистартканда кулларны алыштырып эшләгез.