Шушы көннәрдә районыбызның Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.
Әлеге фестивальдә Россиянең 36 төбәгеннән 180 укучы катнашты. Фестиваль программасының 2 көне эчендә активистлар Йолдызлар шәһәрчегендә һәм ВДНХдагы «Космос»