Найти в Дзене
Замира Самигуллина

ПОЖА-А-А-А-А-Р, КОТКАРЫГЫЗ, ЯНАБЫЗ

– По ж-а-а-а-а-ар, я набы-ы-ы-з, ау-у-у, пожа-а-а-а-а-р, коткарыгыз, янабыз.
Шәргыя әбинең авыл урамында ачыргаланып кычкырганып ишетеп йортлардан бары бер-ике үсмер кыз гына чыкты. Алар арасыннан иң җитезен Гыймай кызын урманга чаптырдылар. Авылның бар кешесе шунда, печән әзерләүдә. Ә авылда Шәргыя апа кебек карт-коры һәм бала-чага гына. Зәһәр ялкын урманнан кайтучыларны көтеп тора ди мени?!

– По ж-а-а-а-а-ар, я набы-ы-ы-з, ау-у-у, пожа-а-а-а-а-р, коткарыгыз, янабыз.

Шәргыя әбинең авыл урамында ачыргаланып кычкырганып ишетеп йортлардан бары бер-ике үсмер кыз гына чыкты. Алар арасыннан иң җитезен Гыймай кызын урманга чаптырдылар. Авылның бар кешесе шунда, печән әзерләүдә. Ә авылда Шәргыя апа кебек карт-коры һәм бала-чага гына. Зәһәр ялкын урманнан кайтучыларны көтеп тора ди мени?! Шәргыя әбинең үзе белән бергә картайган йорт-җире, икмәк сала торган такта келәте, бердәнбер кәҗәсенең сарае күз ачып йомганчы кара күмергә әйләнде. Түшәм такталарының ялкын кызулыгына түзә алмыйча ишелеп төшкәнен күрү Шәргыя әбекәйнең йөрәген телгәләде. Бер кат күлмәктән урамда калган ялгыз карчыкның хәсрәте күз алдына да китергесез. Әле алай гынамы соң? Авылда кеше юклыктан файдаланып калыйм әле дигәндәй ялкын телләре күршесе Хисамиларның да йорт түбәсенә үрләде. Бөтереп кенә алды кызыл ялкын. Мизгел эчендә дүрт почмаклы бүрәнә өйдән дә көл ясады. Шайтан кебек сикеренде, шашты ялкын телләре, ахырзаман диярсең. Шәргыя апа тилерер хәлгә җитте. Әллә чыннан да ахырзаман шушы микән, дип уйлады. Авыл урамындагы төтеннән күк йөзе каралып, янган исләр белән тулса да, урман өстендәге болытларның аязлыгын күреп күңеленә җылы йөгерде. Бәлки бу урмандагы авылдашларын уйлаудан, алар кайтып җитсә ялкынга каршы ни дә булса эшли алырлар дигән уй да булгандыр. Авылның бердәнбер техникасы – полуторка машинасының тавышын ишеткәч сөенеп куйды әбекәй. Полуторканы йөртүче Мәүлә авылдагы мәхшәрне күреп югалып калды. Ялкын өй түбәләрендә бии-бии урам буйлап килә. Аларның йортына кадәр алты-җиде ихата бар әле, анда кадәр барып җитмәскә тиеш, дип уйлады. Ул арада атка атланып урманнан Сәхипгәрәй, Баттал, Сәфәргали абзыйлар да кайтып җитте. Ирләр тиз арада мичкәләргә бакча башындагы инештән су тутыра башлады. Авылда хәерчелек. Мичкә дигәнең дә, ун-уникегә генә җыелды. Дөрләп янган ялкынга унике мичкәнең суы песи төкереге кебек кенә. Ул да булмады урман юлыннан тузаннар туздырып хатын-кызлар кайтты. Хәвефтән югалып калган хатын-кызларның күз яше мичкәләрдәге суларга караганда да күп җыелгандыр. Әмма алар ялкынны сүндерергә генә сәләтсез.

Авылга кызу ис таралды. Көйгән йон исе, күмерләнгән такта, агач кисәкләре күңелне тетрәтте. Ялкын бернәрсәне дә аямады. Алты-җиде йортны рәттән яндырып көлгә әйләндерде. Хатын-кызлар булдыра алганча кулларындагы көрәк-сәнәкләр белән ялкын телләрен “кыйнадылар”. Аларның йөзләренә ут эсселеге килде. Полуторкасы белән инештән су ташучы Мәүлә көрәк белән балчык ташучы хатын-кызлар арасында дүртенче баласына авырлы Мәгыйшәсен күреп өнсез калды. Су ташу белән мавыгып ул хәтта ялкынның үз йортларына якынлашуын сизми дә калган. Нишләргә? Бу йорты да янып көлгә әйләнсә кая барыр ул? Авылда иң хәерче, ач-ялангач яшәүчеләре дә алар бит. Әле тагын сабыйлары туарга тора. Мәүлә машинасыннан сикереп төште дә, өенә томырылды. Хәсрәттән аккан яшь тамчылары аның күзләрен томалады. Ялкыннан да хәтәррәк итеп йөрәге сикерде. Нарат бүрәнәләре шыгырдап торган дүрт почмаклы йортының диварларын сыпырып саубуллашты да, әнисеннән калган соңгы истәлек тәсбихен алып урамга йөгерде.

-Баланы хәрап итә күрмә, Мәгыйшә, мә, тәсбих, Аллаһтан сора. Коткарса безне Аллаһ кына коткара ала, - дип хатынын ялкын сүндерүчеләр арасыннан аралап каршы як йортка кертеп җибәрде.

Ни хикмәт, ут акрынлап сүрәнләнә төште. Әмма урман яктан килгән болыт кисәге җилен уйнаткалап алганда сикергән очкыннар Мәүләнең күршесе Фазыл капкасына да килеп кунды. Беттек, дип уйлады ир.

- Булмады, үзем дә салам түбәсеннән су аккан йортта кәҗә-сарыклар белән бергә үстем. Балаларымны түл белән япкан йортта яшәтермен дип хыялланган идем, - дип әрни-әрни елады ир күршесенең йорт түбәсендәге ялкынга карап.

...Әйе, Мәүләнең тормышы җайлы гына бармады. Хәер, сугыштан соңгы елларда бар да бертөсле яшәгәндер. Йортларның түбәсенә салам түшәлгән, мал-туарны кышлыкка туңмасынга өйгә алып керәләр. Урманнан чыбык ташып өй җылыталар. Салам түбә, салам ястык. Анысы да бар кешегә дә җитми.

Мәүлә бүген дә кече яктагы лампа куыгын алып, тасмасына ут тергезде. Стенада эленгән күкеле сәгатьнең угы сәхәргә егерме минут чамасы вакыт калганлыгын күрсәтә. Иң элек ифтардан калган йомры бәрәңгесен ашады, кара икмәк белән сөтле чәен дә эчеп куйгач көне буена җитәрлек тукланганын тойды ир.

Өстәл ашъяулыгын ябып иртәнге намазны гына укыйм дигәндә, кемдер килеп чалбар балагыннан эләктереп алды.

-Кара син аны, кара колакны, – дип кеткелдәде Мәүлә үзалдына. Лампа кабызгач та уянмады, исәнлегенә ышаныр өчен, сыйпап, сөеп тә киткән иде бит. Сер бирми генә яткан икән ул чакта кәҗә бәтие. Шыпырт кына уянып, аягына баскан бит, хуҗамны сөендерим дигән күрәсең. Түр сәкедә йоклаган Мәгыйшә апасы белән улы Ризванны йокыларыннан уятмыйм, дигән күрәсең. Тыныч кына абыйсы янына килгән. Юешләнеп торган борынын Мәүләнең аягына төрткәләп алды да шап-шап сикереп, кире үз бишмәтенә барып ятты.

Тышта буран котыра. Ачы җил тәрәзә ярыкларыннан, түбәгә ябылган салам эченнән сызгыртып чормага төшә. Урамнан йорт эченә ниндидер шом өерелеп керә. Кайдадыр тауларда, урманда адәм балалары адашып йөридер кебек.

Быелгы кышны исән-сау чыга алырлармы, белми. Хәтта күз алдына да китерә алмый. Тугыз яшеннән ятим калган малай, туганнан туганының өендә үсте. Авылның аргы як кызы Мәгыйшә белән өйләнешү турында уртак фикергә киленгәч, Вәли абзыйларның өен бирделәр үзләренә. Вәли абзый белән Миңкамал апа икесе генә гомер иткәннәр, балалары да булмаган. Шунлыктан йорт калыр кешеләре дә юк. Авыл халкы арасында аларның өен Мәүләгә биргәнгә тавыш чыгаручы, сүзләүче сизелмәде. Бу гамәлдән бар да канәгать иде булса кирәк, хәтта авыл уртасында җимерелеп, ташландык хәлдә ятканчы, нигез корырлар дип сөенеште халык.

Җимерек хәлдә булса да, сыер тизәге белән кызыл балчыкны болгатып ясалган измә белән сылагач, нигезе, тәрәзә яңаклары да ныгып киткәндәй тоелды. Яшь гаилә күченгәч тә, түбәгә ябылган саламны да яңарттылар. Шушы нигездә дүрт ир бала дөньяга аваз салды. Кышкы салкыннарда дүрт почмаклы өйгә кәҗә бәтие дә, сарык бәрәне дә сыйды. Алай гына да түгел, Мәүлә намазларын да калдырмаска тырышты. Ястүдән соң дога кылган саен нигезенә бәрәкәт сорады. Түбәсен саламнан арындырып түл яки калай белән ябасы килде. Кыш көне салам арасында кереп калган кар, яз җитү белән чормага эреп төшеп, тәмам үзәгенә үтте. Болай да череп таркалырга торган түбә такталары тагын да шомландыра. Куркулы уйлар белән йокларга ята да, иртән исән-сау уянуларына шөкер итә Мәүлә.

Тик, көтүче Мәүлә йорт салуны хәтта уйлый да алмый. Булышыр туганнары да юк. Шулай да улларын сап-сары бүрәнәле, зур капкалы, нык нигездә үстерәсе килү теләге көчле аның.

*** ***

Яз җитү белән авылга полуторка машинасы кайтачак дигән хәбәр таралды. Моңарчы ишетеп кенә белгән техниканы кем иярләр микән, дип аптырашты авыл халкы. Нинди кыяфәттә икәнен дә күзаллавы кыен бит әле ул тимер әрҗәнең. Күргән нәрсә мени?! Озак уйлашканнан соң кәнсәләргә Мәүләне чакырдылар.

–Иртәгә колхозның кара айгырын җигеп таң белән чыгып китәрсез. Полуторканы шәһәрдән алып кайтасы була. Мәүлә, синнән дә кулай кеше тапмадык. Син тәртипле, зыялы егет. Анда ничек йөртәсен күрсәтерләр, өйрәнерсең, – диде колхоз рәисе Мансур ага. Каушавыннан Мәүләнең тез буыннары калтырады, маңгаеннан тир бәреп чыкты.

–Ми-и-н, мин ат көтүеннән башка берни дә белмим бит.

– Өйрәнерсең, атны да биергә өйрәткәннәр. Ир-ат башың белән җебеп торма. Куркырлык бер ни дә юк, укып кайтырсың. Бар кайт, юлга әзерлән.

Мәүлә җитәкчелеккә, бигрәк тә колхоз рәисенә каршы килеп файда юклыгын белә иде. Бер сүзне ике сөйләшүчеләрдән түгел ул. Өздереп кенә бер әйтә дә, вәссәлам! Салам түбә юешеннән чыккан кыргаякларга да исе китмәде бу юлы Мәүләнең. Техника бит ул. Бакча башыннан тал утыны ташый торган “уф алла” арбасы да, кара айгыр да түгел. Аларны да ялгышып кыекка борсаң, утыны чәчелә. Ә моның руль дигәннәре тыңламаса нишләрсең. Мәүләнең керфеге дә селкенмәде, йокы турында уйлыйсы да юк. Мич алдындагы кәҗә бәтие нәрсәнедер кыштырдатты, сикерде, үзенчә тавыш бирде. Аңа да исе китмәде. Ул кичтә уллары белән дә сөйләшмәде, хатыны Мәгыйшәгә дә кирәген дә әйтерлек хәлдә түгел иде. Авылга кайтачак беренче машина аны тәмам уйга салды.

Курыккан эш хәерле тәмамлана дип озаткан иде Вәлиулла карт. Чыннан да шулайрак килеп чыкты. Полуторканы күргәч дер калтырап төшсә дә, инструктаж үткәрүче Василий дәдәйнең ипләп, җайлап кына аңлатуы, хәер-фатыйхасы ярап куйдымы, Мәүлә полуторка кабинасына менеп утыргач та үзен ышанычлы тотты, шатырдатып рульгә ябышты. Нәкъ Василий өйрәткәнчә боргалады. Тимер әрҗә дә ошатты булса кирәк аны, бер карусыз кушканны тыңлады. Кара айгыр белән сөйләшеп гадәтләнгән ир тимер атына да, әйдә малкай, көлкегә калдыра күрмә мине, дия-дия паркны әйләнгәләп чыкты.

Шушы көннән башлап Мәүлә полуторкадан төшмәде дә. Күңеле дә үсеп киткәндәй тоелды. Авылда ул хәзер көтүче генә түгел. Аңа бала-чагасы да, олысы-кечесе дә якын итеп, үз күреп эндәшә. Тик, моның шул ягы начаррак. Йорт эшләренә һич вакыт калмый. Авылына, колхозына гына түгел, тирә як колхозларга да бердәнбер техника булганлыктан, бер сәгать тә буш вакыты юк.

Җәй җитү белән кышлыкка печән, утын хәзерләү башлана. Бар кеше дә ул чакта өйне мичкә утын ягып җылыта. Авылның бөтен кешесе дә җәен урманга күченә диярсең. Урманчының печәнгә төшәргә нәрәт биргәнен көтеп кенә яши халык. Иртәгә урман печәненә төшәбез, диюгә өйдәге хатын-кыз ипи сала, бәрәңге дучмагы пешерә. Баклажка, банкаларга чәй хәстәрли. Шырпы кабына тоз салып, йомырка пешереп алырга да онытмый. Урман печәне хәтфә юрган кебек бит ул. Аллаһ Тәгалә аләм балаларына бирсә дә бирә икән муллыкны. Чалгы тоткан ир-егетләрнең биленнән үсә печән. Яңгыры да вакытында явып, кояшы да саранланмый гына җылытты шул. Шулай бил тиңентен үстеләр. Урман аланы посадкаларга бүленә. Бер посадкада печән чабучы Сәфиулла абзый балаларын да ияртеп килгән. Атларын тугарып, арбага бәйләп куйганнар. Койрыклары белән кигәвенен куалый-куалый Йолдыз кашка арбага салынган сусыл печәнне чемченә. Ат хуҗасы бил тиңентен печән чапканда, карчыгы Миңкамал апа кызларын ияртеп җиләклеккә кереп китә. Аның килешенә күрше посадкадан Сабит абый белән Сара апа кунакка килгәннәр. Авылда чакта хәл-әхвәл белешергә вакыт таба алмаган авылдашларның урманда күрешүе үзгә бер матур күренеш кебек. Бер-берсен күчтәнәчләр белән сыйлау урман аланында тагын да саваплырак кебек.

Авыл халкы шул рәвешле печән хәстәрли. Атлы кеше печәнен ат арбасына төяп ташый. Шулай да. полуторка кайткач атларны да ял иттергәли башладылар. Печәне мулрак чыкканнар, ат белән ике-өч юл йөргәнче, бер юлда бетәр дип полуторка белән алып кайту җаен карый. Печән вакытында Мәүлә өендә ничә сәгать кенә тора микән.

Бүген шул бер генә сәгать вакытында да персидәтел Мансур эләктереп алды.

–Иртәгә авылга урманчы килә. Сиңа аның белән Нырсы як урманга чыгасы булыр. Колхозга икмәк склады төзергә кирәк. Шуңа агачлар күрсәтергә килә. Юлыгыз ерак, Мәгыйшәтти, син, ашарга ярты буханка ипи, бәрәңге булса да хәстәрлә, - дип, иргә дә, хатынга да нәрәт биреп чыгып китте.

Кырдагы калган н ташу тагын уф алла арбасына калды. Ялсыз эшләгәнлектән, ташыйсы печән күп калмаган иде калуын. Авылда тугыз-ун хуҗалыкта бар ул арба. Барысы бергәләп ике-өч юлга барсалар, яңгырга эләкмәскә тиеш.

Нырсы урманына кадәр байтак юл үтәсе. Яңгырдан соң тигезле-тигезсез булып кипшергән чокыр-чакырлы юлдан бару бер дә җиңел генә түгел. Шулай да юлаучың яхшы булганда юл газабы да җиңеләя диләр бит. Урманчы да киң күңелле, гади, сөйләшүчән абзый булып чыкты.МИРГАЛИ дип таныштырды ул үзен. Таң вакыты белән кузгалганнар иде, көндезге уникләр тирәсенә барып җиттеләр. Урман читенә килеп җиткәч тә, тамак ялгап алдылар. Миргалим абзый ап-ак тастымалга төргән икмәк телемнәрен чыгарды. Йомарланган май ягылган ипи телемнәрен беренче тапкыр шушында ашап карады Мәүлә. Аның тәмлелегеннән авызы гына түгел, җаны да рәхәт чикте. Чәйнәгәндә авызындагы икмәк камыры белән май сытылгандагы тәм кабатланмас тоелды аңа. Өендә калган Мәгыйшәсе, сабыйлары күз алдына килде. Майлы ипиенә леп итеп күз яше тамды. Урманчы абзыйдан уңайсызланып куйды ир.

-Борчылма энекәш, хәерчелек, ачлык-ялангачлык бер синдә генә түгел. Нишләтәсең бит, шундый чорга туры килгәнбез, - дип ирнең аркасыннан кагып, гаилә хәлләрен сорашасы итте урманчы.

Мәүлә үзенең ятим үскәнлеген, гаиләсе барлыгын сөйләде.

–Авылда иң хәерчесе без инде хәзер Миргалим абзый. Язын-җәен ничек тә чыгабыз. Кышы авыррак. Түбә саламы да таушала төште, ел саен алыштыра идек әле. Узган ел арыш кыска булды, шуңа бар кешегә дә җитмәде. Менә быел алыштырып булмасмы дим.

Мәүлә бу турыда бер дә уфтанып, зарланып телгә алмады. Ирләрчә бер гәпләшү генә иде бу. Салам түбәле йортлар алар авылында бетә баргач та, илендә күпме алар? Әнә, монда урманга килешли генә ничә авылны уздылар. Һәркайсында бишәр-алтышар салам түбәле өй. Аларда да кешеләр яши, ләбаса.

–Алай диге-е-е-н, салам түбәле йорт диге-е-е-ен..

Урманчы Миргалим ашау алдыннан салып читкә куйган күнитеген кигәндә бертуктаусыз шушы сүзне кабатлады. Үзе дә салам түбәле йортта үскәнгә балачагын уйлады булса кирәк.

Мәүләгә машинаны йөртүче буларак кына түгел, тагын бер мөһим эш йөкләнгән иде. Урманчы кисәргә рөхсәт биреп тамга салган агачларны карап калырга тиеш ул. Миргалим абзый агачны күрсәтә дә китеп бара. Ә агачны кисеп алып кайту һаман да шул Мәүләгә һәм авылдашлары җилкәсенә төшәчәк. Авылның төп эшче көчләре менә шулар. Урманчы агачларга тамган салып йөргәндә үзенчә киңәшләр дә бирәсе итте.

-Агачны кайсы якка аудару уңайрак икәнен ачыкларга кирәк. Менә монысының ботаклары бу якта күбрәк, шунлыктан бу якка егу кулайрак булыр. Монысы инде күренеп тора, ачыклыкка таба егарсыз, - дип чытырманлык аша ачыклыкны карыйсы итте.

Корган агач ботагы туры килде булса кирәк, шарт иткән тавыш ишетелде дә Миргалим абзыйның:
–Бата-а-ам, Мәүлә-ә-ә котка-а-р, – дигән тавышы гына ишетелде.

Ачыклык урында сазлык булган икән. Үзе яшел бишек кебек тирбәлә. Әмма ертылам, йотам дип карап тора сазлык.

Мәүлә ярдәмгә ашыкты. Якында гына торган зирек агачыннан ботак сындырып урманчыга сузды. Эх, бик тиз сынган иде, юкка түгел икән, корыган булып чыкты. Урманчының көчле, нык куллары ябышуга да шартлап сынды ул.

Чарасызлыктан нишләргә дә белмәде Мәүлә. Күрә торып кешене сазлыкта калдырып булмый бит. Ә урманда ник бер җан әсәре булсын. Вакыт-вакыт камышлы сазлыктан пырхылдап чыгып очкан ябалак кына күңелгә шом сала. Бу якта печән дә чапмыйлар ахрысы. Сазлык янәшәсендә дә үлән бил тиңентен үскән. Үләннәр арасыннан Миргалим абзый баткан урында ук, икегә аерылып үскән карама агачын күреп сөенеп куйды. Җәһәт кенә чалбарын салып, очар кош тизлегендә агачка сикерде Мәүлә. Чалбар балагының бер башын урманчыга ыргытты. Чалбар дисәң дә, хәтерең калыр, ямау өстенә ямау. Әле ярый ямау булган, әтисеннән калган чалбары чыдамас та иде. Ә Мәгыйшәсе салган ямаулар ныгыта төшкән. Миргалим картның куркудан маңгаена бөртек-бөртек тирләр бәреп чыкты. Бака үләненә чорналган дәү куллары белән чытырдап чалбар балагына ябышты. Акрынлап кына тарта торгач Миргалим абзый да карама агачына якынлашты. Яшел үлән белән капланган агачның суга кереп торган өлешенә ябышып бераз хәл алгандай итте.

Сазлыкның салкын суыннан дер-дер калтыранган урманчыны күтәреп аланлыкка алып чыккач, карт имәнгә сөяп, үзе тиз генә учак тергезеп җибәрде ир. Әбиләр чуагының кояшы күңелне генә түгел, тәнне дә җылытты ахрысы. Мәүлә ямаулы чалбарын урманчыга киертеп, сазлык эчендәге ябышкак үләненнән арындырып, ботаклардан җайланма ясап учак янына киптерергә элде.

Ә бу вакытта урманчы абзый әллә сазлыктан исән калу шатлыгыннан, әллә куркудан дер калтырап елый иде. Нык ихтыяр көчле ир затының күз яшен күрү Мәүләгә сазлыктан коткарганда караганда авыррак тоелды. Урманчы рюкзагындагы баклажканы алып, учак күмеренә күмде. Калган чәйне шул рәвешле җылытып эчергәч, бераз хәл кергәндәй булды. Учакка корыган ботаклар өстәп торгач, җылысы да ишәйде. Учак ялкынында “Беломор” тәмәкесен кабызып, көйрәтеп алдылар. Күлмәк-чалбар кипкәнне көтеп, җылына торгач вакыт кичке якка авышты. Төнгә каршы юлга чыкмады юлаучылар. Учак янында сөйләшеп сүзләр бетмәде. Сазлык ягына күз төшкән саен куркынып алсалар да, урман җәнлекләреннән, аю, бүре чыгуыннан шикләнмәделәр. Урманчы бу якларда бүреләр яшәми, дип алдан ук әйтеп куйды.

Таң сызыла башлау белән кайтыр юлга чыктылар. Авылга көндезге уникеләргә кайтып керделәр. Авыл халкы куркуда иде. Бер-ике атлы кеше хәтта авылны узып ике чакрым чамасы җир Нырсыга таба килгәннәр. “Бер-бер хәл булгандыр дип борчылдык, аптырап юлга чыккан идек”, - диештеләр.

Миргалим абзый да, Мәүлә дә сазлыкта булган хәлне искә төшерәсе итмәде. Авылда гадәттәгечә тормыш башланды. Әмма өч-дүрт көн үткән идеме икән, Мәүләнең эштән кайтуына капка төбендә сап-сары нарат бүрәнәләре китереп аударганнар. Ул арада кара төстәге “Урал” мото циклы бе лән урманчы килеп туктады. Матайның бишегеннән кызыл төсле йон яулыклы төенчеген тотып мөлаем гына хатын-кыз төште.

-Әнисе, бар син өйгә керә тор, – дип хатынын ипләп кенә ишегалдына озатты Миргалим.

-Энекәш бу сиңа мине үлем тырнагыннан коткарган өчен бүләк. Иртәгә балта осталарын җибәрермен, – диде җирдә яткан бүрәнәләргә карап. Осталарга ни ашатырмын дип борчылма, хәзергә менә болар җитеп торыр, – дип “Урал”ның люлькасындагы капчыкны ачты. Анда бер капчык он, агач кисмәккә салынган сарык түшкәсе һәм бер кәрәз бал, ике йомарлам май бар иде. Бу кадәр сый-нигъмәттән күңеле эреде ирнең.

Шушы көннән башлап аларның нигезенә дә муллык килә торды. Көздән йортны күтәреп калдылар да, алдагы җәйдә түбәсен дә ябып керделәр. Мич алдында яткан теге кәҗә бәтие үсеп җитеп үзе дә ике бәти алып кайтты. Аларны югары оч Гомәр абзыйлардан буаз сарыкка алмаштырып алганнар иде, анысы да ике бәкәй китерде.

Инде менә шулай хәлләнеп кенә килгәндә авыл өстенә кара болыт төште. Урамы белән йортлар янып килә. Күршесе Фазыл белән ике арада юан гына өянке агачы бар иде. Шушы агач Мәүләгә ничектер зур, нык куллы урманчыны, ябык, бөкере булса да, нык ихтыярлы әтисен исенә төшерде. Ничектер тынычланып та калгандай тоелды. Могҗиза дими ни дисең?! Карт өянкенең яфракларына капкан утны авыл халкы көрәк-сәнәк белән суккалый торгачмы, булды-җитте, дидеме, ялкын сүрелә төште. Урманчының ихлас игелеге Мәүлә белән Мәгыйшәне кабат йортлы итте, ут хәвефеннән дә саклап калды. Йорты янып көлгә әйләнгән Шәргыя түти гомер азагына кадәр Мәүләләрдә яшәде. Йорт-җирсез калган тагын биш гаиләне авыл кешеләре үз яннарына сыендырып торды. Чиратлап, өмә ясап, урманчы булышлыгы белән алты-җиде елда алар да йортлы булды. Авылга икмәк амбары да төзелде.

Сугыштан соңгы еллардагы халыкны әнә шулай, игелеккә игелек белән җавап бирү кебек язылмаган кануннар яшәтте һәм тормышларын бәрәкәтле, ямьле итте.

"Урманчы игелеге" Автор: Зәмирә Сәмигуллина.