Халыкта шундый әйтем бар: "Кошлар кайтса, яз да килә", - диләр. Бу чынбарлыкка туры килә торгандыр. Кошлар килсә, табигать тагын да җанлана, ямьләнә.
Бу вакытны бигрәк тә балалар көтеп алалар. Кош оялары ясау, җимлекләрне яңарту белән шөгыльләнә башлыйлар. Аларның кызыксынуларын, мавыгуларын исәпкә алып без Кичкетан тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәп һәм бакчаларда очрашулар үткәрәбез. Шундый