Найти в Дзене
Замира Самигуллина

СИН АВЫЛГА КИРӘК

Авыл дигәч, урман-болыннар, елга-күлләр, аның борма юллары күз алдына килә. Шушы матурлыкларга абзардагы мал-туар күшәве, язгы чәчүдәге тракторлар гөрелтесе, көзен комбайннар тузаны килеп кушыла. Әмма, авылны авыл итеп, матурлап тотучы тагын бер нәрсә бар әле. Ул – гайбәт сөйләүчеләр. Гайбәт шәһәрдә дә, авылда да, Мәскәүдә дә бардыр инде ул. Тик авылныкы ул үзгә. Һәм ул өреп-өреп куе кара

Автор: Ләйсән Мусина.

Авыл дигәч, урман-болыннар, елга-күлләр, аның борма юллары күз алдына килә. Шушы матурлыкларга абзардагы мал-туар күшәве, язгы чәчүдәге тракторлар гөрелтесе, көзен комбайннар тузаны килеп кушыла. Әмма, авылны авыл итеп, матурлап тотучы тагын бер нәрсә бар әле. Ул – гайбәт сөйләүчеләр. Гайбәт шәһәрдә дә, авылда да, Мәскәүдә дә бардыр инде ул. Тик авылныкы ул үзгә. Һәм ул өреп-өреп куе кара заваркалы чәй эчкән кебек. Озаклап, тәмләп сөйләнә. Менә авыл кибетен генә алыйк. Сатучыдан кала бер-ике генә сатып алучы булган тыныч вакыт. Кибет эчендәге кешеләр тәмләп-тәмләп гәп кора. Авыл яңалыклары, соңгы хәбәрләр белән бүлешәләр. Барысы да җентекләп өйрәнелә, күзәтелә. Менә кибеткә тагын берәү керде. Монысы аз сүзле, күп сөйләшми ахрысы. Ну шундыйлар вакытлы-вакытсыз йөреп эшне боза. Иң кызган чагында өзә тегеләрнең сөйләшүен. Кайнар сөтле чәй суына төшкән кебек. Тәмләп сөйләп торган кеше, кибеткә яңа керүченең күзенә тутырып карый. Ачуы чыкты чөнки. Яңа кергән аз сүзле кеше кирәк әйберен ала да, үз алдына гына карап чыгып китә. Ул кешенең чыгып китүе була, суына төшкән чәйне кайнарлагандай, әлеге кеше турында да бер-ике сүз “чәпи” гайбәтчеләр. Кибет ишеге ачыла да ябыла. Менә тагын бер сатып алучы керә. Анысы үзе дә сөйләшергә ярата. Өр-яңа хәбәрен дә “иярткән”. Авылга дүрт тулып егерме биш минутта, кара төстәге, “н999ху” номерлы,“тугызлы” машинасы килеп, югары очка борылып менеп киткәнен хәбәр итә. Минутына кадәр белеп тора авыл апае. Машинаның биш минуттан борылып түбән очка төшкәнен дә күргән. “Тугызлы” Нуриәхмәтләрнең капка төбенә туктауын да белеп өлгерә. Машинадан Нуриәхмәтнең уртанчы кызы Гөлия чыкканын, аның сарыга кызыл чәчәкләр төшкән күлмәк кигәнен дә истә калдыра. Шул арада Гөлиягә ничә яшь икәне, кайда эшләвен белешеп ала калганнар. Сөйләүченең кайсы баласы белән Гөлия бер сыйныфта һәм ничәлегә укып чыкканы да искә төшә. Шуннан Нуриәхмәтнең һәр баласы да энәсеннән җебенә кадәр барлана.

Авыл гайбәтчеләре теленә вакыт-вакыт исемең эләккәләп алу, бәлки, бик әйбәттәдер дә. Синең белән булган һәр адым авылдашларың тарафыннан имтихандагы кебек “бәяләнә”. Икенче төрле әйтсәм, кастинглардагы кебек “үтә яки үтми”. Әгәр дә сине “үтә” рәтендәге кешеләр санына кертәләр икән, димәк, сиңа кадерле вакытларын бүләләр. “Тикшерәләр” икән, димәк, син бу авылга кирәк кеше. Яраткан, “үз кешеләрен” генә сөйли авыл халкы. Кызыклы “шәхесләр” белән генә мавыга. “Үз” кеше икәнсең, син авыл “телен”дә. Димәк, сиңа монда хөрмәт бар.