3нче апрель көнне Саба муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре Язлы-Арташ авыл клубында Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясен кабатлап куйдылар.
Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль беркемне дә битараф калдырмады, сәхнә әсәре бик җылы кабул ителде. Тамашачылар кешелекнең иң гүзәл чорының берсе - студент елларына, тулай торак тормышының күңелле