Саба районы хакимиятендә яшь гаиләгә дәүләт ярдәме алу өчен сертификат тапшыру тантанасы узды. Быел дәүләт ярдәмен Әгъләмҗановлар гаиләсе алды.
Сертификатны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы тапшырды. "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасы кысаларында Саба муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү буенча эш алып барыла.