Найти в Дзене
Саба таңнары

Бию сәнгате буенча мастер-класс

Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты балетмейстеры Алмаз Хуҗин бию сәнгате буенча мастер-класс үткәрде.

Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Мастер-класс барышында барлыгы 14 бию номеры күрсәтелде. Яхшы кәеф, көчле энергетика, дәртле музыкаль композицияләр, берсеннән-берсе матур бию костюмнары беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачы шуны аңлады - биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихны аңлатып сөйли. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп була, халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирергә мөмкин.