Кеше идеаль була алмый. Кәефсезләнгән, ачуланган чаклар да булмый тормый. Ачуны ничек җиңәргә?
Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган. Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.
Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз. Ачуны туктата торган сүзләр бар. Расүлебез Мөхәммәд ачуы чыккан кешегә: «Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан.
Тәһарәт алу. Расүлебез: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шәйтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән.
Хакыйкый көч. Расүлебез: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән. Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап. Расүлебез: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән.
Дәшмәү. Расүлебез: «Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен», – дигән.
Эмоцияләрне хәрәкәтләргә күчерү. Расүлебез: «Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.
Тиздән изге Рамазан ае җитәчәк. Рамазан ул ризыктан, судан гына тыелу түгел, ул безнең күңелебезнең, уйларыбызның да чиста булуын сорый. Рамазан аенда боларга карата тагы да җитди карарга кирәк, чөнки уразалы көе ачуыбыз чыгып, үзебезне кулга алалмавыбыз уразабызга зыян салырга мөмкин, дип яза «Дин вә мәгыйшәт».