Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Тәрбия

Кешене тәрбияләп була! Аерым кешене генә түгел, тоташ җәмгыятьне, бөтен җир шарындагы халыкны бер ел эчендә билгеле бер рәвешкә китереп үзең теләгәнчә әвәләргә мөмкин. Мисалы... Тукта, баштанрак башлыйм әле.

Коронавирус турында сүзләр йөри башлагач, моңа көлеп кенә карый идек бит. “Сәясәт кенә бу, кемнәрдер акча эшләргә тырыша... Һи...” – ди торган идек. Минем бер дус бөтенләй:

– Үлсәм үләм, тик битлек киеп йөрмим, – дип кырт кисә торган иде.
Мин үзем дә битлек киеп йөрүне түземсезлек белән көтеп алган кеше түгел. Кыен инде ул ничектер. Кешенең йөзен күрмәгәч, аның белән аралашу да җайсыз. Әллә көлә, әллә елый ул. Әллә кеше, әллә вампир... Ну, уңайсыз адәм чырае күрмичә яшәү. Тик нишлисең...

Бер ел чамасы вакыт узуга барыбыз да киеп йөри башладык. Теге дус та кия. Берсен киеп, берничәсен кесәсенә салып йөри. Перчатка да киеп йөри. Күрешкәндә дә йодрык белән генә күрешә. Мин дә кимен куймыйм. Бер өйрәнгәч, киясе килеп кенә тора. Урамга чыгуга битлегең юк икән, нәрсәдер җитешмәгән кебек тоела. Хәзер кешеләрнең йөзе бер чама булгач, артларыннан танырга да өйрәнеп киләм бугай. Йөздә генә түгел икән хикмәт, адәм балаларының бар саны да үзенчә, оригинал икән.

Аларның әллә нинди конструкцияләр буенча ясалганнары бар икән. Кемнең сөяк-санагы, кемнең гәүдә төзелеше, кемнең атлап йөреше – барысы да әллә кайдан: “Бу мин ич!” – дип кычкырып тора. Шуңа хәзер битлек мишәйт итми.

Читтән торып эшләүнең дә уңайлы яклары күп икән. Иң беренчесе – экономно. Арзанга төшә. Фәлән сумыңны түгеп, эшкә барып-кайтып йөрисе юк. Төшке аш вакытында ашханәгә акчаңны кызганып, доширак ашап утырмыйсың. Кеше күзен иркәләр өчен матур киемнәр алырга да кирәкми. Йөре шунда өеңдә тезе чыккан трикоңны киеп. Беркем бер сүз әйтми, бары тик эшеңне генә эшлә – җиренә җиткер, вакытында өлгерт.
Кыскасы, коронавирус безне яңача яшәргә өйрәтте. Тәрбияләде дисәң дә буладыр. Ә тәрбия чаралары чынлап та бик үтемле. Урамга чыгасың... Битлексез булсаң, штраф чәпәргә мөмкиннәр. Кибеткә керәсең – биш минут саен кисәтеп торалар: “Хөрмәт­ле сатып алучылар, без сезне бик хөрмәт итәбез, сез дә үз-үзегезне хөрмәт итегез... Үзегезнең һәм якын­нарыгызның сәламәтлеге турында хәстәрлек күрегез. Битлеклә­регезне, перчаткаларыгызны кияргә онытмагыз. Алырга теләгән нәрсәләрне генә тотып карагыз. Акча түләгәндә контактсыз ысулларга өстенлек бирегез...” Шәһәр транспортына керәсең – тагын кисәтәләр. Тагын биш минут саен.

Кыскасы, кайда гына башыңны тыксаң да, аңа битлек кидерергә тырышалар. Менә шулай һәр адымда кисәтеп торгач, кеше күнегә, битлексез йөрергә ярамаганын аңлый башлый. Шуны аңлагач, кияргә тырыша. Чынлап та аны кияргә кирәк. Шәрә бит белән йөрү ул үзе үк җинаять кебек бит инде. Син кемнәндер вирус эләктереп, аны кемнәргәдер йоктырырга мөмкинсең. Шуңа күрә, битлексез йөрү хәзер оят кебек тә тоела. Шәрә йөргән кебек. Шәрә йөрүең хәтта зыянсызрак та, беркемгә бернинди зарар китермисең. Ә ялангач йөз белән йөрү... Гаф-фу итегез...

Менә шул рәвешле, кеше­ләр нибары бер ел эчендә битлек кияргә, өйдә утырырга, бер-берсе белән тыгыз аралашмаска өйрәнде. Тәрбия күзлегеннән караганда, моны зур казаныш дип исәпләргә мөмкин.

Мин менә нәрсә турында әйтергә маташам. Шушы ысулларны башка өл­кәләрдә дә куллансак, без берничә ел эчендә идеаль кеше тудыра алыр идек. Әйтик, биш минут саен кешегә: “Тәмәке тартма, аракы эчмә, явызлык эшләмә!” – дип тукып торасың. Ул шәһәр транспортына керә, ә анда: “Хөрмәтле пассажирлар, төрткәләшмәгез, бер-берегез турында хәстәрлек күрегез, авыр сүзләр әйтмәгез, талашмагыз, сугышмагыз, итәгатьле булыгыз...” Кибеткә керә, тагын шундый ук сүзләр: “Бер-берегезгә ихтирамлы булыгыз, явызлык кылмагыз. Сезнең һәр гамәлегезне Ходай күреп тора һәм бише белән үзегезгә кайтарып бирә...”

Бише белән, дигәннән... Менә безнең илдә яшәеш барлыкка килгәннән бирле коррупция, ришвәтчелек, дәүләт милкен үзләштерү белән көрәшәләр бит инде. Берничек тә җиңә алмыйлар. Әлеге ысул файдалы булыр иде ул. Әйтик, һәр түрәнең бүлмә­сендә биш минут саен шундыйрак үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырап тора. “Эшеңне җире­нә җиткереп башкар. Кулың­нан килми икән, урыныңны бушат – сәләтлерәк кешеләр эшләсен... Артыгын урлашма, син аны барыбер үзең белән алып китәлми­сең... Синең урлап җыйган мөлкәтең бала­ларыңа зыян гына китерә, алар үз сәләтен күрсәтә алмыйча, кырын юлга баса...” Җыйсаң, күп инде... Аның текстын һәр түрәгә аерым итеп тә төзергә мөмкин. Менә шундый акыллы кисә­түләр биш минут саен яңгырап тора. Ә эштән кайтыр алдыннан тагын: “Бүген нинди файдалы эшләр эшләдең? Үзеңә җи­тәрлек кенә итеп урла­дыңмы? Риш­вәтне бик кыйм­мәт сора­мадыңмы?”

Тормышның һәр өлкәсендә шундыйрак тәрбия ысулын куллансак, нәтиҗәсе булмый калмас иде кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

Автор: Марат Кәбиров.