Мультфильм героеның прототибы Русиядә туган.
Уильям Стейгның “Шрек!” балалар китабы нигезендә “Dreamworks Pictures” киностудиясендә төшерелгән тулы метражлы “Шрек” анимацион фильмын балалар да, өлкәннәр дә яратып карый. Бу — тарихта иң яхшы тулы метражлы анимацион фильм өчен “Оскар” премиясен алган беренче мультфильм. Шулай ук ул BAFTA, “Энни” (8 номинациядә) премиясе һәм башка кинематография бүләкләренә лаек булды.
Шрек бик зур яшел огр (Көнбатыш Европа әкиятләрендәге кеше ашаучы алып). Ул кешеләр, хайваннар, курчаклар яшәгән Дюлок дәүләт-шәһәре тирәсендәге сазлыкта ялгызы гына гомер кичерә. Яхшы күңелле Шрек кешеләрне ашамый, шуңа күрә сирәк кенә сазлыкка килүче “огрлар аулаучылар”ны бары тик куркыта гына. Шрек бәхетле һәм үз тормышыннан канәгать.
Күпләр моңа ышанмаска да мөмкин, ләкин бу вакыйга тарихи яктан дөрес булып тора! Мультипликацион Шрекның прототибы бар, ул — Русиядә туган француз профессиональ рестлеры, шулай ук “Француз фәрештәсе” тәхәллүсе астында танылган Морис Тийе. 1940нчы еллар башында иң популяр рестлерларның берсе һәм Америка Реслинг ассоциациясенең авыр үлчәмдәге ике тапкыр дөнья чемпионы булган.
Морис Тийе Уралда французлар гаиләсендә туган. Аның әнисе — укытучы, ә әтисе тимер юлда инженер булып эшләгән. Әтисе кечкенә чакта үлгән. Балачагында ул нормаль тышкы кыяфәткә ия булган һәм малайны “фәрештә” дип атаганнар. 1917 елда Тийе һәм аның әнисе революция аркасында Русиядән китә, һәм Франциядә яши башлыйлар. Тийега унҗиде яшь булганда, аның аяк табаннары, куллары һәм башы шешенә башлый. 19 яшьтә аңа акромегалия, гипофизда шеш китереп чыгара торган авыру диагнозы куялар. Бу чир нәтиҗәсендә кешенең сөякләре, аеруча битендә, үсә башлый. Буе 175 сантиметр булган Морис Тийеның авырлыгы 122 килограмм тәшкил иткән.
Яшь чагында Морис регбида уңышка ирешә һәм 1926 елда хәтта спорттагы уңышлары өчен Англия Короле Георг V кул кысуына да лаек була. Тулуза университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин бераздан авыру көчәя башлый һәм аның тавышына нык йогынты ясый. Авыру аркасында юридик карьера турындагы планнарны онытырга туры килә.
“Бәлки, мондый йөз белән мин адвокат була алыр идем дә, тик ишәк үкерүенә охшаган тавышымны тыңларга мөмкин түгел, шуңа күрә мин хәрби-диңгез флотына киттем”, — ди Морис Тийе бер гәзиткә биргән интервьюсында. Ул Франция хәрби-диңгез көчләрендә инженер сыйфатында биш ел хезмәт иткән.
Морис Тийе — бик диндар католик, 1947 елда ул Рим Папасы аудиенциясенә лаек була, һәм тарихта мондый дәрәҗә бирелгән бердәнбер рестлер буларак таныла. Католиклар мәктәбендә гомер буе чит телләр укыткан әнисе ярдәмендә Морис Тийе урыс, француз, болгар, инглиз һәм литва телләрендә иркен сөйләшкән. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул 14 тел белгән.
Морис берничә тапкыр балачагын Санкт-Петербургта уздыруы турында искә алган. Ул моны америкалыларга аның тумышы белән каян булуын һәм балачагының күп өлешен кайда уздыруын аңлавы җиңелрәк булсын өчен генә эшләгән, диләр. Морисның әтисе исән чагында хезмәт бурычы буенча еш кына командировкага барган, аның белән гаиләсе дә сәяхәт иткән, күрәсең, нәкъ менә шуңа да Тийе күп вакытын Петербургта уздырган.
Үзенең тышкы кыяфәтенә Тийе фәлсәфи һәм юмор белән караган. Яшь чагында аңа социумга җайлашу күпкә авыррак була, ләкин соңрак үзенең җитешсезлекләренең өстенлекләргә әверелүен аңлый. “Яшь-тәшләрем мине маймыл дип атый иде, моңа бик борчылдым. Мондый үчекләү кемгә ошар икән? Шаярулардан качу өчен, мин еш кына пристаньга чыгып китәм һәм буш вакытымны су янында үткәрә идем”, — дип искә ала ул.
1937 елның февралендә Тийе Сингапурда Каролис Пожела белән таныша. Пожела — профессиональ рестлер һәм ул Тийены шул ук спорт белән шөгыльләнә башларга күндерә. Тийе һәм Пожела тренировкалар үткәрү өчен Парижга күче-нәләр. Тийе ике ел Франциядә һәм Англиядә алышлар үткәрә, шуннан соң 1939 елда АКШка китәргә мәҗбүр була.
1940 елда, Бостонда промоутер Пол Боузер “Француз фәрештәсе” тәхәллүсе астында төп йолдыз сыйфатында чыгыш ясаган Тийены рекламалый башлый. Нәтиҗәдә, ул бу төбәктә бик күп тамашачыларны җәлеп итә. Үзенең популярлыгы нәтиҗәсендә Тийе “җиңелмәс” ролен ала, 19 ай дәвамында аны җиңә алучы көрәшче табылмый.
1945 елда Тийеның сәламәтлеге какшый һәм ул башкача “җиңелмәс” ролендә чыгыш ясамый. Даими башы авырта, чамадан тыш арый, күзләре начар күрә башлый, йөрәк белән җитди проблемалары барлыкка килә. 1953 елның 14 февралендә Сингапурда узган соңгы матчында ул Берта Ассиратига оттыра.
1950 елда Чикаго скульпторы Луис Линк Тийе белән дуслаша һәм аның рестлерлык карьерасын мәңгеләштерү максатында гипстан берничә бюстын ясый. Бюстларның берсе Чиккагоның фәнни хирургия музеенда саклана.
Морисның иң якын дусты һәм промоутеры Каролис Пожела 1954 елның 4 сентябрендә рактан үлә, шул ук көнне якын иптәшен югалтуны кичерә алмыйча Тийе йөрәк өянәгеннән вафат була. Аларның уртак каберендә “Үлем дә дусларны аера алмый” дигән һәйкәл куелган. Алар икесе дә АКШның Иллинойс штаты Джастис шәһәрендәге зиратта җирләнгәннәр.
Ышанам, Мориска аның мультипликацион прототибы Шрек бик ошар иде, ул да, аның кебек үк, үзенең куркыныч тышкы кыяфәтенә карамастан, игелекле һәм йомшак күңелле булган бит.