26 апрель – бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Быел аның тууына 135 ел.
Тукай әкиятләре, Тукай шигырьләре безне балачактан озата бара. Өйдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сез дә аларны яратып укыйсыз, бәйрәмнәрдә яттан сөйлисез, балалар. Әйдәгез, шагыйрьнең үзегез яраткан шигырь-әкиятләренә рәсемнәр ясап, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясенә җибәрегез. Без аларның иң матурларын Тукайның туган көненә багышланган сәхифәдә, газетабыз сайтына урнаштырырбыз.
Иҗат җимешләрегезне agr-vesti@mail.ru адресы буенча 19 апрельгә кадәр көтәбез.