Кызмы? Малаймы? Берәүләр кыз турында хыялланганда, икенчеләр малай сөяргә тели. Баланың җенесе ир-атларга бәйле булса да, хатын-кызның да кайбер үзенчәлегенә игътибар итәргә кирәк. Баланың нинди җенестән булуына нәрсә йогынты ясый соң?
Эстроген һәм Тестостерон
Малай тууы еш кына әнинең шәхси сыйфатларына бәйле. Көчле, тырыш, нык холыклы хатын-кызлар күбрәк малай тудыра икән. Бу әнинең гормоннары йогынты ясавы белән аңлатыла. Әгәр дә хатын-кызлар организмында бик күп тестостерон булса, малай туу мөмкинлеге арта.
Энергетика балансы
Баланың җенесенә әнисенең энергиясе дә йогынты ясый, атап әйткәндә, аны кайгыртырга һәм яратырга омтылу. Әгәр дә хатын-кызларда энергетика дефициты күзәтелсә, назлылык тоймаса, шушы балансны тергезү, аны ярату өчен кыз тудырачак. Ә менә шушы хисләрне, энергияне иреннән күбрәк алып, үзе аңа азрак бирсә - малай туа, ди.
Стресс
Бөтен дөнья буйлап галимнәрнең тикшеренүләре стрессның бала җенесенә йогынты ясавы турында сөйли. Еш кына авырлы вакытта күп борчылган һәм стресска дучар булган хатын-кызларда кызлар барлыкка килә. Белгечләр 11 сентябрьдәге теракттан соң һәм Берлин стенасы җимерелгәннән соң мондый феноменны теркәде.