“Локман Хәким ерак сәфәргә китәр алдыннан улына нәсыйхәт кылып әйткән: “Диңгез, ут, хатын-кыз - бер төрле. Алардан башка яшәү дә авыр, аларның нәрсә китереп чыгарасын да белеп булмый. Диңгезгә ышанычлы көймә белән кер, ут белән сак эш ит. Байлар, җитәкчеләр дә ут кебек, бик якынайма - янарсың, бик ерагайма - туңарсың. Сереңне хатыныңа сөйләмә”.
Әтисе киткәч, улы аның сүзләрен сынап карамакчы була. Шәһәр башлыгының бер куштаны белән дуслаша, яңа байдан әҗәт ала, бер сарык суеп пешереп, капчыгына тутырып өенә алып кайта. Хатыны капчыкта нәрсә барлыгы белән кызыксынгач: “Әй, минем сөекле хатыным, сахрада берәү белән ачуланыштык, үтереп котылдым, югыйсә, ул мине үтерә иде, зинһар, беркемгә дә сөйләмә, сиңа гына әйтәм”, - ди.
Көннәрдән беркөнне хатыны белән сүзгә килделәр. Хатыны әйтте: “Мин дигәнчә булмаса, үзеңне зинданга яптырам”. Ире, ачуланган булып, хатынына сукты, шуннан хатыны өйдән йөгереп чыгып, каравыл кычкырды: “Минем ирем фәлән көнне берәүне үтерде, бүген мине үтермәкче була, коткарыгыз!” Халык җыелды, бу хәбәр шәһәр башлыгына иреште. “Локман Хәкимнең улын зинданга ябыйк, кем алып килә?” - диде ул. Теге куштан дусты: “Үзем алып киләм, мин аны беләм”, - дип, Локман Хәким улын алырга сакчылар белән килде. Ул ялварды: “Син бит минем якын дустым, бу бәладән качарга ярдәм ит”, - диде. Дусты тыңламады, кулларын бәйләтеп алып китте. Моны ишеткән яңа бай тиз килеп җитте: “Тизрәк минем алачагымны бир”, - диде. “Хәлем авыр, күрмисеңмени, бераз көтеп тор”, - дигәч, ризалашмады, өеңне яндыртам, дип куркытты. Локман Хәкимнең улы әҗәтен кайтарды.
Шәһәр башлыгы янына алып килгәч: “Әй, хөрмәтле кешенең улы, гаҗәп эш кылдың. Сиңа килешми, хөкем итеп, җәзага тарттырабыз”, - диде.
Локман Хәкимнең улы әйтте: “Үлгән кешенең никадәр җәрәхәте булса, мине дә аннан артык җәрәхәт кылмый үтерегез”, - диде. Хатыны сөенә-сөенә капчык яшерелгән урынны күрсәтте. Капчыкны шәһәр башлыгы янына алып килделәр, ачып карасалар - пешкән сарык ите.
“Бу ни хәл?” - дип сорадылар. Локман Хәкимнең улы әтисенең нәсыйхәтләрен тәҗрибә кылып каравын әйтте. Бу күпләр өчен сабак булды”, дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев “Локман Хәким нәсыйхәтләре” китабында.