Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кешенең озын гомерле булуына нинди продуктлар ярдәм итүе турында сөйләде.
«Россия 1» телеканалы эфирында табиб билгеләп үткәнчә, «ярты килограм яшелчә һәм җиләк-җимеш турында» күп тапкыр сөйләнгән инде.
Ул кеше рационында булырга тиешле җиде мәҗбүри продукт аталган тикшеренүләр мәгълүматларын китерде.
«Болар - яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, балык, уртача күләмдә кызыл шәраб, чикләвек, аерым алганда, миндаль, кара шоколад һәм сарымсак», - диде табиб.
Аның сүзләренә караганда, санап үтелгән продуктлар гомерне озайтырга ярдәм итә, бу инде исбатланган. Шул ук вакытта табиб искәрткәнчә, зыянлы яисә файдалы гына булган продуктлар юк, бары тик дөрес туклану яисә тукланмау гына бар.
Табиб әйтүенчә, шулай да озак яшәүнең төп факторы нәселгә бәйле.
Автор: Резеда Галикәева