Күптән түгел гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән бер мөлаем апа белән таныштым. Ул эшчәнлеге хакында гына түгел, тормыш юлындагы кызыклы борылышлар хакында да сөйләде.
Аның теләген искә алып, чын исемен күрсәтмичә, сөйләгәннәрен гәзит укучыларга да бәян итәсем килә.
“...Бу дөньяга туган һәркемнең ниндидер сәләтләре була. Шуларның беренчесен яшь чакта, медицина училищесында укыганда ук ачтым. Уколларны, медицина процедураларын бик оста ясыйм икән мин. Эшли башлагач та кешеләр нәкъ миңа укол ясатырга чиратка тезеләләр иде. “Җиңел куллы, йомшак куллы” дигән даным чыкты. Яшермим, бу миңа бераз өстәмә акча эшләргә дә ярдәм итте. Гомерем дәваханәдә эшләп үтте. Иртә тол калдым. Ике баламны үстереп аякка бастырдым.
Беркөнне мин дәваханәдә утыз яшьләрне узган бер хатын белән таныштым. Буй-сын, төс-бит – барысы да тәртиптә. Ләкин күзләрендә искиткеч сагыш. Нервылары какшаган. Сөйләшкәндә, ачылып китеп, ялгызлыгына зарланды. Шунда бер дустымның утыз яшьтән узган улын өйләндерә алмавына зарлануы исемә төште. Бу хатынны мин кызгандым һәм, тәвәккәлләп, дустымның улы белән таныштырырга булдым.
Сөйләшеп, уйланып, аларның бер-берсенә туры килергә тиешлекләрен дә ачыкладым. Нәтиҗә мин көткәнчә булып чыкты. Алар, тиз арада уртак тел табып, парлашып куйды.
Бу хакта кемдер ишеткән икән. Миңа шәхси тормышын җайлауны сораучылар килә башлады. Танышларымны, дусларымны барлап, һәркемгә ярдәм итәргә тырыштым. Ни гаҗәп, мин таныштырган, кавыштырган парлар бик бәхетле яшәп китә башлады, “Димче Сәрия” дигән даным таралды.
Бервакыт миңа парын таба алганга ихлас шатланган хәлле генә бер ир рәхмәт йөзеннән бераз акча тәкъдим итте. Һушым китте, “Юк, юк, нишләп инде! Мин бит чын күңелдән кешеләргә ярдәм итәргә тырышам!” – димен. Ләкин өлкән кызым: “Әни, һәр хезмәт бәяләнергә тиеш. Син бит һәркемгә пар эзләп көч, вакыт сарыф итәсең, нишләп бераз бәя алмаска?” – диде. Кызым үгетләве белән минем “бизнес” ачылды. Барлык клиентлар электрон базага теркәлә башлады, тормыш та матди яктан җайланып китте.
Беркөнне дәваханәгә ятарга отставкадагы бер полковник килде. Берничә көннән ул минем генә укол ясауны таләп итә башлады. Еш кына сөйләшеп тә утырабыз. Инде берничә ел элек хатынын җирләгән, ялгызы гомер кичерә икән. Моның “минем клиент” икәнлеген аңлап, димчелек эшем хакында сөйләргә батырчылык иттем. Тормышка җитди караучы полковник моны ошатмады, мине бераз шелтәләп тә алды. Ләкин берничә көннән үзе үк бу хакта сораша башлады. Мин инде күңелемнән бер таныш хатынны барлап куйган идем. Төскә-биткә матур, медицина белеме бар, шулай ук ялгызлыкка зарлана. Иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешен максат итеп куйган. Ә йөрәгендә проблемалары булган офицерга нәкъ шундый иптәш кирәк. Шуңа күрә полковникның ниндидер яшь, озын аяклы, тулы иренле хатын-кызлар хакында сөйләвен юньләп тыңламадым да, шул хатын белән таныштырдым. Уйларым дөрес булып чыкты. Бер-берсен ошатты болар. Бераздан дәваханәдән савыгып чыккан полковнигым теге хатынны дачасында кунакка чакырды. Әһә, мин әйтәм, эшләр пеште!
Берничә көн полковниктан хәбәр булмады. Атнага якын вакыт үткәч, ул скайп аша минем белән элемтәгә чыкты. Карыйм, йөзе борчулы, күзләре ачулы. Сөйләшә торгач, барысы да ачыкланды. Теге хатын вегетарианка икән. Бер яктан, бу, әлбәттә, йөрәге авыру полковник өчен начар да түгел. Шуңа ул Розаның (исемен дә искә алыйм инде) суыткычтан бөтен ит продукциясен чыгарып ташлавына батырларча түзгән. Үләннән, яшелчәдән әзерләгән ризыкларын да мактап ашарга тырышкан. Ләкин сәламәт тормышны яратучы Роза кайнаган суны да яратмый икән. Аныңча бу – “үле су”. Өйдә чәй эчүләр тыелган. Ул Иреккә (иптәш полковник) чыршы, нарат ылысларыннан файдалы эчемлек әзерли башлаган. Башта полковник моны эчәргә тырышкан, ләкин эчемлекнең кайнамаган судан ясалуын белгәч, сабырлыгы сынган. “Өстәвенә, аның белән сәламәт яшәү рәвешеннән башка берни хакында сөйләшеп булмый! Ә мин сынлы сәнгать яратам. Бу хакта кайчак булса да сөйләшәсем, күргәзмәләргә йөрисем килә!” – дип сүзен тәмамлады полковнигым.
Бу минем кешеләрне кавыштыру буенча беренче уңышсызлыгым иде. Үзем дә моны авыр кичердем. Иреккә тагын да тырышыбрак, җентекләбрәк пар эзли башладым. Һәм таптым да. Ирина исемле бер хатын. Полковниктан ун яшькә кече, ялгыз. Аяк озынлыгын әйтә алмыйм, ләкин бик чибәр, нечкә билле һәм үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Иң мөһиме – Ирина картиналар төшерү белән мавыга. Барысы да Ирек теләгәнчә.
Иринаны беренче күрүдә үк Ирекнең күзендә очкыннар кабынды. Менә инде Ирина полковникның дачасына кунакка юлланды. Чибәр хатынның ир белән ничек аралашуын күреп, моның күп вакыт горизанталь хәлдә дәвам итәчәген аңлап, Ирекнең йөрәге өчен борчылып куйдым.
Борчылуларым юкка булмаган. Берничә көннән Ирек шалтыратты. Йөрәге тоткан, төсе юк, приступ. Аның тиз генә Иринаны чакырып, укол ясатуын таләп иттем. “Ни сөйлисең! Ул көн саен картиналар төшерергә табигатькә чыгып китә. Илһам китә, дип, телефонын да сүндереп куя”. Күңелемнән генә Иринаны сүгеп, полковникны скайп аша үз-үзенә укол ясарга өйрәттем. Ул курыкты, карышып маташты, шулай да укол ясый алды. Ятып торырга кушып, такси чакырып, янына ашыктым.
Мин килеп җитүгә Иринадан җилләр искән, ә Ирекнең йөзенә уколдан соң бераз төс кергән иде. Кан басымын үлчәдем, дарулар бирдем. “Их, мин тәки бу күргәзмәгә бер юньле хатын-кыз белән бара алмадым!” – дип, полковнигым ике билетны чүп савытына атты. Чын күңелдән кызганып куйдым. “Телисезме, мин барам? Әлбәттә, сынлы сәнгатьтә мәгълүматым сай, ләкин акыллы кыяфәт чыгарып йөри алам!” – дип елмайдым. Гаҗәп, Ирек риза булды.
Күргәзмәдә бик матур йөреп кайттык. Кафега да кердек. Икенче көнне ишек кыңгыравым шалтырады. Ачсам, полковнигым чәчәкләр гөлләмәсе тотып басып тора. Шатландым. Мин инде аңа яңа хатын-кыз тапкан идем, фотосын карарга чакырдым. Ә ул шаккатырды: “Сәрия! Мин ни өчен беркемне дә ошата алмавымны аңладым. Миңа бит син кирәк икән! Әйдә, бергә булабыз!”
Без инде бер ел бик бәхетле яшибез...”