27 март – Росгвардия оештырылган көн.
Соңгы вакытта ишегенә “Росгвардия” дип язылган автомобильләрне еш күрәбез. Алар һәрвакыт хәрәкәттә һәм үз бурычларын урамнарда патрульлек итеп үтиләр. Көн дими, төн дими, гел йөреп торалар. Физик һәм юридик затларның милкен, шулай ук Росгвардия гаскәрләренә кагылышлы объектларны саклау вазифаларын башкару һәрчак оператив әзерлектә булуны таләп итә. Әле шушы көннәрдә генә Сабада террорлык актын кисәтү максатында үткәрелгән өйрәнүләр вакытында сигнал алынган объектка иң беренче булып тәүлек буе урамда патрульлек итүче росгвардиячеләр килеп җитте.
–Билгеле булганча, Росгвардия 2016 елның 5 апрелендә Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә оештырылды. Яңа гвардиягә терроризмга һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү вазифасы да йөкләнде. Ведомстводан тыш сак бүлеге дә РФ милли гвардиясенең федераль хезмәте гаскәрләре составына керде. Росгвардияләр гаскәрләре турында Федераль закон кабул иткәннән соңгы үзгәрешләргә карамастан, сак бүлеге хезмәткәрләре Саба урамнарында тәүлекләр буена хезмәт бурычын үти, җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең милкен саклыйлар, – дип аңлатма бирде ведомстводан тыш сак бүлекчәсе башлыгы Айдар Галиев һәм коллектив эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен ул көнне дежурдагы отделение командиры Фәнил Сабитов экипажын тәкъдим итте. Иң элек пульт ярдәмендә сакланучы бассейнда булдык. Объектта гадәттән тыш хәл булганда ашыгыч хәбәр итү җайланмалары төзеклегенә күзәтү үткәрелде. Экипаж шулай ук холлга үтеп кереп тәртипсезлек гамәле кылучыны бассейннан чыгару операциясен демонстрацияләп тә күрсәтте. Ә чынбарлыкта ишектә кизүлек итүче учреждение хезмәткәрләре үзләре дә бик игътибарлы, уяу. Андый-мондый хәл булса, өстәл астындагы кызыл төймәгә басарга әзер торалар. “Алар ике төрле. Әйтик, саклана торган объект периметрында ниндидер тавыш яисә хәрәкәтләнүче әйбер була, мисалга, тәрәзә ватыла икән, сигнал шунда ук пультка килә. Тревога төймәсенә куркыныч янаган очракта объекттагы кеше үзе баса. Пультка сигнал төймәсе белән тоташтырылган 200дән артык нокта бар. Саклану объектлар саны Теләче һәм Саба районнары буенча 260тан да күбрәк. Физик һәм юридик затлар безгә ышанып тапшыра торган объектлар саны арта бара. 2020 елда күчемсез милекне пультка тоташтыру буенча 20 яңа килешү төзелде. Андый объектларга үтеп керү омтылышы ясау очракларының күп еллардан бирле булганы юк,– дип аңлата Фәнил Сабитов.
Сак бүлекчәсендә эш сәгате иртәнге инструктаждан башлана. Бөтен шәхси кораллар, мах сус элемтә чаралары, автомобиль тикшерелгәч, экипаж патрульлек итү маршрутына чыга. Гомумән, Росгвардия составындагы хезмәткәрләргә таләпләр югары. Коллектив үз вазифасын яхшы үтәүче яшьләр хисабына яшәрүгә таба бара. Гомумән, коллектив росгвардиячеләр хезмәте оештырылуның 5 еллыгына объектларны саклауның комплекслы чараларын оештыруда зур тәҗрибә туплап килә. “Заманча җиһазлар эшне камилләштерә, алар белән идарә итүчеләр остара бара. Иң мөһиме, бүлекчәнең халык арасында абруе югары, хезмәтебезне таныйлар, югары бәялиләр. Биш еллыкның шундый шартларда билгеләнүе барыбыз өчен дә куанычлы”,– ди коллективны 30 елдан бирле җитәкләүче Айдар Галиев.