Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ак носкиның "гомер"ен озайтып буламы?

Фото: td-megalit.ru
Фото: td-megalit.ru

Ак носки кияргә яратабыз, ә менә аны ап-ак итеп юу бик авыр. Түбәндәге киңәш сезгә ак носкиның гомерен озайтырга ярдәм итәр.

Тәүдә носкины хуҗалык сабыны белән юарга кирәк. Бу берникадәр носкиларны чистартса да, барлык керен алып бетермәячәк. Арытаба носки өчен махсус катнашма әзерлибез. Моның өчен 2-3 литр җылы суга 1 аш кашыгы водород перекисе һәм 2 аш кашыгы аммиак салабыз. Әлеге суда носкины берничә сәгать тотарга кирәк. Ә аннары инде кер юу машинасына салсагыз да була.

Йон катнаштырылыган носкины 30 градуска кадәр булган җылы суда юарга киңәш итәләр. Ә менә калганнары өчен кер юу машинасының 60 градуска кадәр булган режимын сайларга да мөмкин.

Чисталык - үз бер матурлык. Шуны да истән чыгармыйк, дуслар.