5-8 март бакчачылар өчен уңышлы көннәр санала.
Кимүче Ай шимбә көнне — Укчы, ә якшәмбе һәм дүшәмбедә Кәҗәмөгез йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда уңайлы көннәр санала.
Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр баклажан, татлы борыч, помидорның тиз өлгерә торган сортларын утырта ала. Шулай ук, чәчәк орлыкларын да утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчкәгә төренеп утырачак.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 13 мартта, ягъни Ай туган көнне, орлык утырту, күчереп утырту, тукландыру кебек эшләрне башкарырга ярамый.
22 һәм 23 мартта дә утырту өчен иң уңышлы көннәр булачак.