«Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Президент.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды.
«Иң матур язгы бәйрәм алдыннан „Ана даны“ медален тапшырабыз. Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», —