Һәркем үз бәхетен үзе тудыра. Чөнки әлеге төшенчәне һәр кеше үзенчә аңлый. Тенеки авылында яшәүче Илдария Гомәрова өчен иң зур бәхет – сау-сәламәт балаларының тәгәрәшеп үсүендә.
«Мин бик тә бәхетле, бай кеше. Ирем Ринат белән җиде бала үстерәбез. Аллаһ бүләкләре бит алар, моннан да олы байлык була ала мени? Баланы дөньяга китереп, күкрәгеңә алып салган минутларда бәхетең тагын да арта», - ди