Найти в Дзене
КАРАОКЕ ОНЛАЙН

Салават Фатхутдинов - Этием юкэлэре ( караоке )

Текст:
Истәлеккә калды, әткәй,
Син утырткан юкәләр.
Җәйләр саен, чәчәк атып,

Текст:

Истәлеккә калды, әткәй,
Син утырткан юкәләр.
Җәйләр саен, чәчәк атып,
Без кайтуны көтәләр.

Кисмәгез сез юкәләрне
Чәчәк аткан чагында.
Сабантуйлар да ямансу
Син булмагач янымда.

Кайткан саен дога кылам
Юкәләрең янында.
Балының да тәме башка
Син булмагач табында.

Күз тимәсен юкәләргә
Дөньяның яме алар.
Сине сагынып саргаялар,
Яфракларын коялар.

Әткәем үпкәләмәсен,
Туганнар еш кайтмаса.
Мәңге үсәр юкәләрең
Ходай безне сакласа.