Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Дусыгыз сер тотамы?

Фото: s-zametki.ru
Фото: s-zametki.ru

"Битва экстрасенсов" җиңүчесе Мехди Ибраһим Вафа сер тота белгән биш "зодиак" билгесен атаган.

Кайнар темпераментларына карамастан, Чаяннар чит кеше серен саклый белә торган яхшы дус санала, хәтта алардан серне чишмәүләрен сорамасалар да алар беркемгә дә әйтмәячәк. Бу билгенең өстенлекләрендә һәрвакыт дуслык һәм тәрбиялелек булачак. Һәм бу бик зур бәһага ия.

Укчылар - аралашырга теләүчеләр өчен идеаль тыңлаучылар. Алар сүзнең кадерен белә. Бу билге вәкилләре сезнең позицияне уртаклашмаган очракта да ярдәм итә.

Игезәкләр үз абруе белән артык борчыла һәм шул сәбәпле мәгълүмат читкә чыкмасын өчен тырыша. Бу билге вәкилләре еш кына ышанычны аклый.

Үлчәү билгесе астында туучылар хис-кичерешләен контрольдә тота белә. Алар беркайчан да диярлек интрига яки гайбәттә катнашмый. Аларны читләрнең тормышы борчымый. Әгәр алардан нинди дә булса мәгълүмат алырга тырышуларын сизсәләр, Үлчәүләр сөйләшүне кискен өзәргә сәләтле.

Сер саклый белгән "зодиак" билгеләре рейтингында лидер урыны хаклы рәвештә Кызныкы. Аларны ышанычлылык һәм тугрылык ягыннан узып булмый. Алар намусларына каршы бармаячак.