Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Сабада

Бүген, 3 мартта, Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Саба районына килде. Визитның максаты - спорт учреждениеләре эше өлкәсендә, шул исәптән районнарда массакүләм спортны үстерү кебек актуаль юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу. Визит кысаларында безнең кунаклар "САБА-АРЕНА спорт мәктәбе, «Саба» йөзү бассейны һәм «Сабантуй» спорт мәктәбендә

Бүген, 3 мартта, Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерлары делегациясе Саба районына килде. Визитның максаты - спорт учреждениеләре эше өлкәсендә, шул исәптән районнарда массакүләм спортны үстерү кебек актуаль юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу. Визит кысаларында безнең кунаклар "САБА-АРЕНА спорт мәктәбе, «Саба» йөзү бассейны һәм «Сабантуй» спорт мәктәбендә булдылар. Визит ахырында "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы һәм Актаныш муниципаль районы командалары арасында мини-футбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча иптәшләрчә уеннар узды.