Район үзәк китапханәсендә герой-шагыйрьнең 115 еллыгына багышлап әдәби кичә үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең тормыш юлын төрле рольләрдә тамашачыларга тәкъдим итте.
Рушания Байтимерова Мусаның әнисе Рәхимә апа ролендә чыгыш ясады. Балаларын “яхшы булыгыз, матур торыгыз“ дип үстерүе турында сөйләде.
Бөеклеккә юлны Ил күрсәткән улы өчен сөенүен белдерде.
Мусаның укытучысы (аны Фирдания Сәлимгәрәева башкарды) аның искитмәле хәтере турында бәян итте. “Күпме еллар укытучы булып эшләдем, бер уку елында дүрт классны тәмамлаган андый баланың булганын күрмәдем“ диде ул.
Алсу Гатауллина солдат киемендә иде.
– Без Мусаны “Бөркет“ дип йөрттек. Абдулла Алишны “Бөркетнең уң канаты“, Гайнан Кормашны “Бөркетнең сул канаты“ дидек. Яшерен оешма әгъзаларын “Бөркет балалары“ дип атый идек, – дип сөйләде үлемсезлек юлында бергә булган көчле рухлы ил патриоты.
Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан гильотинага кадәр авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн, төрмә камерасыннан палач балтасына кадәрге 114 адым, шуңа карамастан үлем аша үлемсезлеккә киткән 11 чын каһарман күңелендәге Ватанга тугрылык – шагыйрьнең әсирлектә язган, туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре аша ачык тасвирлана. Аларның кайберләре кичә барышында яңгырады.
Районыбызның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Гөлия Закирова районда үткәрелгән “Җәлил укулары“ бәйгесе нәтиҗәләре, анда укучыларның актив катнашулары турында сөйләде. Кичәдә бәйге җиңүчеләренең берсе – 4нче шәһәр мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Данил Закиров чыгыш ясады.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Ризванова балалар белән Муса Җәлил тормышын һәм иҗатын өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Кызыл ромашка“ны яттан сөйләп тә күрсәтте. Эстафетаны шәһәр мәктәпләреннән килгән башка укытучылар да дәвам итте.
Ветеран укытучы Наилә Харисова Рафис Корбанның бер ел элек “Казан утлары“ журналында басылган “Ватан“ романы буенча фикер алышу уздырды.
Укытучылар Җәлилнең Әгерҗедә булу вакыйгасын сөйләгәндә балаларның бик кызыксынып тыңлауларын әйттеләр. Рушания Байтимерова шул турыда шигырен дә укып күрсәтте.
Чулпан Нурмөхәммәтова үткәргән викторина кичәдә катнашучыларның Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын яхшы белүләрен ачык күрсәтте.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова чарада һәм “Җәлил укулары“нда актив катнашучыларны рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Шәйхетдинова балалар, тәрбиячеләр һәм укытучылар катнашында Муса Җәлил иҗаты буенча шигъри марафон башлануын хәбәр итте һәм актив катнашырга чакырды. Муса Җәлилнең үзе әйткәнчә, “үлгәннән соң да үлмәслек булсын“ дип яшәве һәм иҗат итүе буыннардан-буыннарга тапшырыла, димәк.