Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе. Әйе, кеше китап укудан ямь таба, рухи азык ала, матур фикерләр туплый... 2021 елның 12 февралендә Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге белән берлектә “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде.
Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен