Моннан 30 ел элек шәһәрнең түбән өлешендә мәчет төзү турында карар кабул ителә. Хәзер “Хәсән“ мәчете дип йөртелүче Аллаһ йорты аны төзү инициативасы белән чыккан төркем җитәкчесе һәм беренче имамы булган шәһәрдәшебез хөрмәтенә шулай атала.
Аллаһ йортында аның ачылу көнендә дини чара үткәрелде. “Хәсән“ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов мәчетләрне төзегән кешеләргә әҗер-саваплар турында вәгазь сөйләде.
Коръән укып дога кылгач район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Аллаһ йортлары төзү, намаз уку, зикер кылу кебек гамәлләрнең әһәмияте турында сөйләде. “Хәсән“ мәчетендә имам булган һәм мөгаллимлек иткән дин кардәшләребезне зурлап искә алды.