Элек–электән кешене тарихҡа йәлеп итеүҙең иң актив һәм ижади формаларынан береһе булып тыуған яҡты өйрәнеү торған. Үткәнен белмәгән халыҡтың киләсәге юҡ, тиҙәр.
Беҙҙең бай тарихыбыҙ, мәҙәниәтебеҙ, мәғарифыбыҙ, батыр, эшсән халҡыбыҙ бар. Ауылдар тарихы — халҡыбыҙ тарихының айырылғыһыҙ бер өлөшө, мөһим өлөшө ул. Уларҙы өйрәнеү, үҙең йәшәгән төбәк менән ғорурланыу хистәре тәрбиәләү — һәр беребеҙҙең бурысы.
Рухи ҡиммәттәребеҙ үҙ төҫөн юғалта, онотола барған был осорҙа тыуған яҡты өйрәнеү шул маҡсатҡа ирешеү юлы булып тора. Һәр ауыл үҙенә генә хас иҫтәлекле урындары менән күңелгә яҡын. Киң, иркен туғайҙары, серле урмандары, бейек тауҙары, селтерәп аҡҡан шишмәләре...
Тыуған яҡтың һәр һуҡмағы, кешеләре бик тә ҡәҙерле.
Бөгөлмә-Бәләбәй ҡалҡыулығында урынлашҡан Туймазы районы Башҡортостан картаһында сәсәктәр гөлләмәһен хәтерләтә. 1930 йылдың 20 август айында Туймазы районы барлыҡҡа килгән.
Төмәнәк ауылы – райондың иң ҙур һәм боронғо ауылдарынан береһе. Был ерҙәр, тарихсылар раҫлауынса, элек ҡыр-йылан ҡәбиләләренә ҡараған. Башҡорттар Рәсәйгә ҡушылғандан һуң, батша хөкүмәтенең ҡарары нигеҙендә, был төбәккә бүтән халыҡтар күсеп килә башлаған.
Ауылдың аҡһаҡалы Әхмәҙиев Шахимансур Мөхәммәҙи улы һөйләүе буйынса, Төмәнәк ауылы бынан 450-500 йылдар элек барлыҡҡа килгән. Уға Төмәнәк Күҙәймәтов исемле кеше нигеҙ һалған. Төмәнәк ауылы һаман ҙурая. Хәҙерге көндә ауылда якынча 490 йорт, 1200ләп кеше йәшәй.
Тау, шишмә, йылға, быуа, урман, ялан, аҡлан, баҫыу, соҡор атамалары
Өләсәйем, Вәлишинә Вәсимә Шәғәҙәт ҡыҙы, Төмәнәктең географик объекттары һәм уларҙың атамалары менән таныштырҙы.
Әйе, чынлап та ауылыбызда бейек таулар, куйы урманнар, чылтырап аккан чишмәләр, ялан кырлар бик күп.
Шаран ягынан ауылга кергәндә Чалмалы тауы бар. Йырак түгел Чалмалы ауылы бар, шуңа күрә бу тауны шулай атайлар.
Түбә урамын үткәч, амбар бар. Амбар артында куйы урман үсә. Шул урман эчендә бер бәләкәй тау бар. Анда балан күп үскән, шуңа Балан тауы диеп атаганнар.
Югары оч урамын чыккач тагы бер тау бар. Элек анда кыргый чиәләр күп үскән, шуңа халык аны Чиәле тау дип йөртә.
Зирек Каран урманы янында Бурсык тауы бар. Анда күп бурсыклар йәшәгән, оялары күп былган. Тауның исеме шуннан барлыкка килгән.
Югары оч урамының артында Кызлар тауы бар. Ул тау итәгенә кызлар һәм егетләр кичке уйынга җыйылганнар. Шуңа ул тауны Кызлар тауы диеп йөртәләр.
Комок урамының артында Чишмәлетау бар. Ул тауны шуңа Чишмәле дигәннәр, аның итәгеннән чишмә агып чыга.
Үлекле Түбә. Икенче төрлө исеме Мәхүбә Түбәсе тауы — Түбә урамы артында урнашкан. Гражданнар сугышы вакытында шул тау итәгендә бик күп кеше үлеп калган. Аларның арасында Мәхүбә исемне кеше дә былган. Тауның исеме шуннан барлыкка килгән. Чишмәле тау янында Ак һәм Кызыл таулар бар. Исемләре төсләренә карап кушылган.
Төмәнәк ауылында 18 чишмә бар.
Кабак очо урамын чыккач, 500 метр баргач “Чуакай чишмәсе”.
Тимер исемле кеше үзенең биләмәсендә койо казыган. Ул үлгәч койога “Тимер койосо” дигән исем биргәннәр.
Тагы Түбә урамыннан йырак түгел бер чишмә бар. Ул “Сәндрә чишмәсе” диеп атала.
Чишмәле тау янында чишмә бар. Чишмәдән йырак түгел конюшня былган. Шул чишмәдә атларны эчергәннәр. Шуңа күрә аны “Конюшнай чишмәсе” диеп йөрөтәләр.
Ауылдан йырак түгел Югары очны чыккач “Зирекле каран чишмәсе” бар. Чишмәнең тирә-ягында бик күп зирек агачлары үсә. Шуңа бу чишмәне шулай атаганнар.
Югары очта йәшәгән Валишиннар гаиләсенең ындыр артында “Нәкыя чишмәсе” бар. Ул чишмәне Накыя исемле әби карап, чистартып торган. Шуңа күрә Накыя чишмәсе диеп йөртәләр.
Югары оч урамының башында таш арасыннан агып чыккан чишмә бар. Бу чишмәне элек “Таш чишмә” диеп атайлар иде. Борын-борыннан яңа туган сабыйның кендеген Таш чишмәнең шифалы суы белән юганнар. Йәш киленнәрне су юлын күрсәтергә дә шушы чишмәгә алып килгәннәр. Йәшләр бирегә кичке уйынга җыйылган. Гашыйклар тәмне судан ауыз иткән. Күптән түгел ауылдашыбыз, композитор Фәнир Галимов әнисе Бибинур апага хөрмәт йөзөнән Таш чишмәне чистартырга һәм яңартып төзөкләндерергә карар итә: чишмә тибеп-бәреп чыккан җирне таш белән йөзләтә, басма-баскычлар ясата, утыргыч-эскәмиәләр куйдыра, йәнәшәдәге калкулыкка утыздан артык төп нарат-чыршы утырттыра һәм чишмәгә юл түшәтә. Бу тәмле сулы чишмә хәзер “Инәки чишмәсе” дип атала. Ауылдашлар тагын аны “Бибинур чишмәсе” һәм “Фәнир чишмәсе” дип тә йөртә.
Түбә урамын чыгып бер километр йыраклыкта Кордон урынлашкан. Урман эчендә урман карауылчылары бәләкәй генә йорт салганнар. Алар анда ашарга, ял итергә туктаганнар. Соңрак урман хуҗалыгы барлыкка килгәч тагын бер-ике йорт салып, йүкәдән капчыклар сукканнар, йүкә пумалалары да бәйләгәннәр. Шуннан бу урынны Кордон дип йөрөтәләр. Шул Кордон янында ике чишмә ага, икесе дә “Кордон чишмәсе” дип атала.
Мәктәп урамын чыгып, бер-ике километр үткәч “Исән койосо” чишмәсе бар. Бу чишмәнең исеме караучының исеме белән бәйле.
Кабак очо янында ферма бар. Ферма янында маслозавод былган. Ауылда бер кешедә дә сепаратор былмаган. Ә маслозаводта былган. Бөтөн ауыл катын-кызлары шунда сөт айыртырга йөргәннәр. Шуның янында чишмә бар. Аны “Маслозавод чишмәсе” диеп атайлар.
Аннан йырак түгел тагы бер чишмә бар. Ул чишмәне Тимербаев Баязит абый караган, тазарткан, шуңа күрә “Баязит чишмәсе” диләр. Баязит чишмәсенән түбәнерәк
Кабак очоноң тагын бер чишмәсе бар. Аны Хаҗинур абый карап тордо, шуңа “Хаҗинур чишмәсе” дип йөртәләр иде. Ә ике йыл элек ауылдашыбыз Гәлләмов Мәсгүт үз көчө белән шул чишмәне тәртипкә китерде һәм аңа “Йәшлек чишмәсе” дигән исем бирелде. Сабан туенда бу исем бөтөн халыкка җиткерелде. Бу чишмә янына йәшләр өйләнешкәндә, киленгә су юлын күрсәткәндә киләләр һәм чишмәгә тәңкәләр ташлайлар, бәхет юрайлар.
Туган ауылыбызның сокландыргыч урыннары чыннан да бик күп. Бурсык тауы янындагы урманны “Оло кул” дип йөртәләр. Чынлап та тау башыннан караганда урман оло кулга ошаган, шуңа күрә “Оло кул” дип атаганнар.
Оло кулдан йырак түгел “Нәзек кул” урманы бар. Ул урман тар булган өчөн “Нәзек кул” дип йөртәләр.
Клуб урамын чыгып, сулга боролоп бер-ике чакрым баргач, “Җәйләү яланы” бар. Элек шул яланга техника булмаганлыктан, печән чабырга, җиләк җыйырга җәйәү йөрөгәннәр, шуңа яланны “Җәйләү” дип атаганнар.
“Җәйләү”дән йырак түгел “Вышка акланы” бар. Бу аклан ауылның иң бейек урыны. Анда вышка куйылган былган. Шуңа шундый исем биргәннәр.
Чиәле тауыннан йырак түгел тагы бер аклан бар. Бу акланны “Фәрбизә аклан”ы дип йөртәләр. Ул гел анда бер үзе җиләк җыйган, шуңа акланга шундый исем биргәннәр.
Төмәнәктән йырак түгел ике-өч чакрым йыраклыкта элек Петровка ауылы бар иде. Шул ауылның кырыйында колхоз бакчасы былган. Ул бакчаны “Мәхәс бакчасы” дип йөртәләр. Мәхәсим исемле кеше карауылчы былып эшләгән. Ул анда төрлө җимеш агачлары утырткан, бакчаны шәп итеп караган.
Ауылны чыгып (Туймазы шәһәренә барганда), ике чакрым юл үткәч, уң якта “Туң камыш” дигән басу бар. Бу басу сазламак җирдә урнашкан. Элек җирләр ашланмаган, шуңа бу басуда ашлык уңмаган. Халык шуның өчөн басуны “Туң камыш” дип йөртә.
Элек анда ат молотилкасы былган. Ат белән барабанын әйләндергәннәр. Менә шулай ашлык тартканнар. Ишбай төбәге дип тигез яланны атайлар. Бер байның хезмәтчесе бу җирне саклаган. Шуңа яланны аның исеме белән йөртәләр.
Тигез басуны Игенлек өстө дип йөртәләр. Бу басуда иген үстергәннәр.
Тагы Төпләү җире бар. Ул Шаранга чыгып киткәндә уң якта кала. Элек шул урында урман былган. Шушы урында халыкка төпләп җир биргәннәр, алар иген үстергән. Бу урын шуңа шулай атала.
Ауылда кайсы бер чокорларның һәм юлларның да тарихы бар.
Кабак урамын чыккач бер чокор бар, аны “Кыйык чокор” дип йөртәләр. Бу чокор кыйык, шуңа шулай атаганнар.
“Исән койосо” чишмәсе янында да чокор бар. Ул чокорны “Исән койосо чокоро” диләр иде.
Клуб урамынан чыгып ярты чакрым баргач сул якта чокор бар. Ул чокорно “Йәрәмкә чокоро” дип йөртәләр. Чокордан дүрт-биш километр йыраклыкта Шаран районының Йәрәмкә ауылы урнашкан. Бу чокор шуңа күрә шулай атала.
Ауылның Кабак урамыннан Райман ауылына чыгып киткән туры юлны “Бүләк юлы” дип йөртәләр. Элек шул юл янындагы басулардан халыкка җир биләмәсе бүлеп биргәннәр. Шул юл буйлап, халык сөйөнөп җир биләмәсен алырга барган. Шуңа шул юлны шулай дип йөртәләр.
Урта җыйын урамыннан чыгып, Кордонга барган туры юлны “Кордон юлы” дип атайлар.
Тагы ауылыбызда биш буа һәм бер йылга бар.
Бер буа “Исән койосо” чишмәсе янында. Аны Галимов Фәнир будырды. Ул буада Фәнир балык үрчетә. Ә буа кырыйында умарталык бар. Умарталык Фәнир Галимовныкы. Өчөнчө йыл умарталык янында Фәнир Галимов тагы күңел ачу үзәге ачты. Ул “Бабай утары” дип исемләнде.
Икенче буа Югары оч урамы артында урнашкан. Аны Калимуллин Айрат будырды. Ул да буада балык үрчетә. Өчөнчө һәм дүртенче буалар “Мәхәс бакчасы” янында, аларны әлеге фермер Галимов Фазыл будырды. Ул да ике буасында да балык үрчетә.
Бишенче буа ферма янында, аны “Ферма буасы” дип йөртәләр. Ул элекеге буа. Җәй көнө ауыл халкы шул буада су керә, ял итә. Мәктәп урамын кисеп, Түбә урамы артыннан, Әгер ауылына таба кечкенә йылга ага. Аны “Әгер йылгасы” дип атайлар. Йылганың башы “Зирек Каран” чишмәсеннән башлана һәм “Өсән” йылгасына коя”.
Урам атамалары
Годонимдар — урамдарҙың исемдәре.
Төмәнәк урамдары тарихы менән дә өләсәйем, Вәлишина Вәсимә Шәғәҙәт ҡыҙы, таныштырҙы. Төмәнәк ауылында сигез урам бар: Мәктәп, Клуб, Йәшләр, Төньяк, Көньяк, Көнчыгыш, Тау, Җиңүгә 40 йыл.
Элек Мәктәп урамын “Урта җыйын” дип йөрткәннәр.
Тау урамын “Комак” урамы дип, чөнки бу урамда 2-3 өй генә былган.
Көнчығыш урамын элек “Түбә” дип атаганнар. Бу урам калкулыкта урнашкан.
Халык Төньяк урамын “Югары оч” дип атаган, ә Көньяк урамын — “Кабак очо”, чөнки элек бу урамда бер магазин былган. Шул магазин “Кабак” исемен йөрткән. Ауыл халкының ир-атлары бу магазинга кереп, сыра эчеп, сүләшеп утырыр былганнар. Шуңа бу урамны “Кабак урамы” дип йөрткәннәр.
“Җиңүгә 40 йыл” урамы Бөйөк Җиңүнең 40 йыллыгын бәйрәм иткән вакытта бу урамга өйләр салына башлай, шуңа урамга шундый исем бирелә.
Клуб урамы — урам башында клуб бар, шуңа шулай дип йөртәләр.
Йәшләр урамы — яңа өйләнешкән йәшләр шул урамнан урын алып, йортлар салган, шуңа шулай атала.
Кеше исемдәре.
Төбәктә борондан килгән һәм һуңғы ваҡытта ҡулланылған кеше исемдәре
Һәр бер телдә кешегә өндәшеү, атап әйтеү, мөрәжәғәт итеү өсөн хеҙмәт итә торған бер антропонимик категориялар бар. Ата-әсәләр яңы тыуған сабыйға исем ҡушыуға ҙур яуаплылыҡ менән ҡараған. Һәр ата-әсә бөтә йолаһын тура килтереп уға мәғәнәле исем бирергә тырышҡан. Улар баланың бәхетле, яҡшы һәм игелекле, эшмәкәр кеше булыуын теләп исем ҡушҡан. Исем кешегә иң элек уға өндәшеү,мөрәжәғәт итеү, бер кешене икенсеһенән айырыу өсөн кәрәк.
Өләсәйем Төмәнәк ауылы кешеләренең исемдәренең тарихы һәм ҡушаматтарының килеп сығышы менән дә таныштырҙы.
Ул былай һөйләне: “Төмәнәк ауылында элегерәк түбәндәге боронго исемнәр кулланылган.
Хатын-кыз исемнәре: Фатыйма, Рәхимә, Гөлфирә, Рәхилә, Рабига, Рауза, Сания, Мөкәддәсә, Мөзәгәрәфә, Мөнәздәхә, Шәмсениса, Гөлсөм, Гөлсара, Факия, Гөлҗан, Миниямал, Шамсинур, Рабига, Сәкинә, Маулиха, Мәрзиә, Сабира, Минзилә, Сәлимә.
Ир-ат исемнәре: Рим, Әнвәр, Габдулла, Миңлегали, Мансур, Миневәли, Мәхәсим, Әмирйән.
Хәҙер ауылда йыш очрай торган ир-ат исемнәре: Фәнил, Фәнис, Айрат, Рамил, Илдус, Альмир, Илнур, Альберт, Руслан, Әнәс, Филүс, Салауат, Зиннур, Мансур, Әсҡәт, Рифҡәт, Рафаэль.
Хатын–кыз исемнәре: Роза, Нурыя, Зөхрә, Гөлнара, Гөлназ, Гөлшат, Гүзәл, Гөлнур, Мәдинә, Нәргизә, Венира, Айгөл, Дамира, Альбина, Зәлиә, Фәниә, Зилә, Фәнирә, Әлфиә, Рәшидә, Флүрә.
Исемнәрне кыскартып, үзгәртеп әйтү дә йыш очрай. Мәсәлән: Вәли – Минневали, Салихҗан – Салих, Шахимансур – Мансур.
Сирәк очрай торган фамилиялар да бар: Ибраһимов, Кәримов,Равгутдинов, Мухаметгалиев.
Тағы күп кенә татар исемнәре хатын-ҡыҙ һәм ир-ат исемнәре парларын тәьмин итәләр: Әнис(ә), Дамир(а), Наил(ә), Рим(ма), Рәсим(ә), Илнар(а), Раил(ә), Нәсим(ә), Илгиз(ә), Раушан(ия), Фәнис(ә), Фәнил(ә), Венир(а), Динар(а), Рамил(ә), Элмир(а), Элвир(а). Безнең ауылда да бу исемнәр бик күп кушыла.
Ҡушаматтар.
Һәр ауыл үзенчәлекле бит ул. Үзенчәлеге дә аның кешеләрнең кушаматлары, аларның ничек килеп чыгыуында. Кешегә кушамат йә бер кызык итеп әйткән сүзеннән, йә нинди кием киеп йөргәнлегеннән, йә кешенең характер сифатын тикшергәннән соң, йә сөйләменә карап кулланыла.
Төмәнәк авылында кушаматлы кешеләр бик күп, мәсәлән:
Ямгутдинов Рим — “Җамык” .Фамилиясынан чыгып шулай әйтәләр.
Галимов Динир — “Мөтәүкә”. Ул буйга бәләкәй былган һәм класларында гел азактан йөргән.
Хуснутдинов Хәмит — “Хөсни”. Фамилиясыннан чыгып шулай әйтәләр.
Гайнанов Салауат — “Мокот”. Танау белән сүләшкәне өчөн тагылган кушамат.
Габбасов Рим — “Мортой”. Атасының исеме Мортаза былган, шуның исеменнән чыгып шундый кушамат биргәннәр.
Арсланов Рамил — “Шәркәй”. Атасының исеме Шарипйән былган, шуның исеменнән чыгып ажада шундый кушамат биргәннәр.
Галиуллин Айрат — “Татра”. Ауылда аның гына “Татра” машинасы бар. Шуңа “Татра” дип йөртәләр.
Ракипов Айрат — “Траш”. Бу кушаматның тарихы кызык. Айратның атасы сакау былган. Элек машиналар юк бит инде. Ул ат белән йөк ташыган, ә атлары җончоу былган. Тау менгәндә:“Тырыш, малкай, тырыш!” – дигән. Бергә утрып барган иптәше шул көннән башлап, шундый кушамат таккан.
Сафиуллин Рәйес — “Сәми Рәйесе”. Атасының исеме Сәмигулла былган. Атасының исеменнән чыгып шулай әйтәләр.
Валишин Фәнис — “Башкорт”. Атасының бабасы башкорт былган, шуңа “Башкорт” кушаматы такканнар.
Ганиев Назиф — “Зрә”. Назиф Мөсәвир абый белән Уфага барганнар. Уфадан кайтканда адашып таныш былмаган юлга кергәннәр. Назиф: “Мында зрә кердек”, — дигән. Ауылга кайткач, Мөсәвир абый күршеләренә мыны кызык итеп сүләгән. Шуннан “Зрә” дигән кушамат йәбешеп калган.
Хайуан, җәнлек, кош-корт, бөҗәк исемнәре белән бәйле кушаматлар да очрай.
а) Йорт кошлары исеме белән аталган кушаматлар: Минибаев Назиф — “Күркә”. Йәш чагында күркә кеүек кабарып, кешеләргә йәбешкән, сугышып йөргән. Шуның өчөн шулай дип йөртәләр.
Калимуллин Айрат — “Бройлер”. Ул бик таза, шуга шундый кушаматлы.
б) Йорт хайуаны исеме белән аталган кушамат: Абдуллин Назиф — “Кәзә”. Атасының тауышы нәзек былганга шундый кушамат биргәннәр. Малайы Назиф та шул кушаматны йөртә.
в) Кыргый кош исеме белән аталган кушамат: Яппаров Нурфаяз — “Чыпчык”. Ул җиңел, очоп йөргәнгә,бик тиз йөргәнгә шулай дигәннәр.
г) Кыргый хайуан исеме белән аталган кушамат:
Яруллин Нигматулла — “Бүре Нигмәйе”. Ул җүнсез кеше былган, ачлык вакытында кешеләрнең сарыкларын урлап, суйып ашаган. Шуның өчөн ауыл халкы аңа шундый кушамат биргән.
д) Бөҗәк исеме белән аталган кушамат:
Ганиев Илшат — “Бет”. Аталарының бала чагынан килгән кушамат. Ике бер туган бала бала чакларында бер берсен шулай үртәгәннәр һәм бу кушамат гаиләләренә берегеп калган.
е) Халыкның кыланышына карап кушылган кушаматлар:
Галиев Мөҗәхит — “Шыпый”. Астыртын кеше былганга, “Шыпый” дигәннәр.
Шайдуллин Рифкәт — “Куптарай”. Ул бик мактанырга яраткан, шуның өчөн шулай дигәннәр.
Гарифуллин Алберт — “Мәшкә”. Кешеләр белән җомшак сүләшкәне өчөн бирелгән кушамат.
Менә ауылдашларымның кушаматлары шундый кызык.
Мин ҡуйылған маҡсатҡа ирештем тип уйлайым. Төмәнәк ауылының ономастикаһын өйрәндем. Уның өлкән быуын кешеләре менән осрашыу күңелемде үҫтерҙе, рухи көс бирҙе. Бигерәк тә Әхмәҙиев Шахимансур Мөхәммәҙи улының, Ғәлләмов Фәһим Әҙим улының һәм өләсәйем, Вәлишина Вәсимә Шәғәҙәт ҡыҙының һөйләүҙәре ҡыҙыҡлы һәм фәһемле булды.
Автор: Ҡадиров Руслан
Ғилми етәксеһе: Ҡадирова Гөлнара Фәнис ҡыҙы
Источник: Родной край: топонимы и разговорный язык: материалы III Республиканской научно-практической конференции одаренных школьников по диалектологии и ономастике 23 марта 2017 г. Уфа: Мир печати, 2017. — 172 с
***
Справочно о селе Тюменяк
По архивным данным, село Тюменяк основано башкирами Кыр-Еланской и Байлярской волостей Казанской дороги на собственных вотчинных землях.
Одно из башкирских коренных поселений кыр-еланцев, ставшее этнически смешанным. Её название связано с именем влиятельного кыр-еланца Тюменяка Кудайметова (его родной брат Кузей Кудайметов основал д. Кузеево ныне Буздякского района), участвовавшего в припуске чужеродцев на вотчину своей волости по договору 6 мая 1692 года.
Его сыновья Баязит, Бикташ и Давлет Тюменяковы — постоянные участники в продаже, кортоме земель и приписке чужеродцев. Сыновья, внуки, вообще потомки Тюменяка были единственными вотчинниками в деревне. В 1834 году VIII ревизией были отмечены 53-летний Зайсан и 50-летний Гайсар Бикташевы, а также сыновья Гайсара Сатый (23 года), Тимербулат (18 лет), Акчулпан (15 лет), Гисматулла (7 лет).
В 1870 году здесь находилось волостное правление, имелась мечеть, действовало при ней мектебе. В 1843 году на 13 башкир было засеяно 8 пудов озимого, 40 пудов ярового хлеба, посажено 4 пуда картофеля.
Тептярское население деревни сформировалось на основании следующих документов:
1. Указ Уфимской провинциальной канцелярии от 20 марта 1736 года
2. Указ Уфимской провинциальной канцелярииот 18 сентября 1737 года
3. Договорная запись башкир деревень Тойкушево, Кузеево, Япрыково и Тюменяково (участвовали Давлет и Бикташ Тюменяковы) ясачным татарам разных деревень (Кимаево, Янбердино) Адилю Кильметову, Муслюму Апасову, Бикбау Ахметову, Абдулкариму Курманову, Ермекею Суюндукову, Сулейману Уразметову об их припуске в деревню «для поселения дворами с платой доимочного ясака за прошлые годы за 7 лет по 10 куниц обще с припущенниками д. Япрыково из Байлярской волости д. Тойкиной башкирцами Исекеем Сапеевым с прочими».
4. Договорная запись от 1 марта 1782 года о припуске тептярей. Ясачные татары перешли в тептярское сословие.