Магашлы Алмантайда уңган хатын кызлар кичләрне күңелле һәм нәтиҗәле уздыра. Өмә ясап йон язалар.
Борынгы заманда хатын-кызлар кыш дәвамында киләсе кышка кадәр гаиләне тәэмин итәргә җитәрлек тукыма җитештерергә тиеш булган. Чөнки элек авыл халкы кул көче белән тукылган һәм кулдан тегелгән киемдә йөргән.
Көз көннәрендә, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану белән, язга кадәр хатын-кызлар кием-салым өчен тукыма җитештерүгә тотынган. Әзер тукымада киемнәр теккәннәр, аларны чигүләр белән бизәгәннәр. Йон эрләүгә 11-12 яшьлек кызлар да тотынган ул чакта. Ә фәкыйрь гаиләләрдә кызлар бу эшкә тагын да иртәрәк җәлеп ителгән.
Мари милләтле хатын-кызлар электән туку сәнгате белән аерылып торган. Алар бер үк станокта 12 төрле киндер тукый белгәннәр. .
Җылы кием өчен сарык йоны кулланылган. Аны да өй шартларында эшкәрткәннәр.
Магашлы Алмантайда халыкның үткәннәре турында онытмыйлар. Яшьләрне кул эшләренә өйрәтүне дә кирәк, дип карыйлар. Әле күптән түгел авылда кич утырып йон язганнар.
Магашлы Алмантайда яшәүче хатын-кызларның уңганлыгына бик күпләр сокланырлык.