Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Мәнәгәз авылында селәүсен “кунак” булган

Мәнәгәз авылында көпә-көндез селәүсен (рысь) йөргәнен видеога төшереп алганнар. Ерткыч авылда зыян да китергән.
Мәнәгәз авылында селәүсен йөргәнен сурәтләгән видео WhatsApp мессенджерында пәйда булды. Гадәттә,мондый хәбәр фейк булучан. Моңа ачыклык кертү максатында, гәзит хәбәрчесе мәнәгәзлеләр белән бәйләнешкә чыкты.
Мәнәгәздә чынлап та селәүсен “кунак” булган. Моннан берничә көн элек булган бу

Мәнәгәз авылында көпә-көндез селәүсен (рысь) йөргәнен видеога төшереп алганнар. Ерткыч авылда зыян да китергән.

Мәнәгәз авылында селәүсен йөргәнен сурәтләгән видео WhatsApp мессенджерында пәйда булды. Гадәттә,мондый хәбәр фейк булучан. Моңа ачыклык кертү максатында, гәзит хәбәрчесе мәнәгәзлеләр белән бәйләнешкә чыкты.

Мәнәгәздә чынлап та селәүсен “кунак” булган. Моннан берничә көн элек булган бу хәл. Урман кунагы авыл халкына бик зур коткы салган. Нихәл итәсең, ерткыч хайван бит. Өстәвенә,аның котыру авырулы булуы да ихтимал.

Авылга килгән селәүсен зыян итәргә дә өлгергән. Фәтих исемле кеше ихатасына кереп көчекне ботарлаган,ә ана этнең аягын җәрәхәтләгән. Ерткыч авылга азык эзләргә килгән, күрәсең.

--Көндез дә урамга чыгарга куркабыз моннан соң, -- ди олы яшьтәге бер апа, урман кунагы белән булган хәлләрне исенә төшереп.

Видеодан күренүенчә,селәүсен авыл читендәге ихатага килгән. Урман кунагы ихатадаүзен хуҗаларча хис итә...

Бу хәлне аучыларга хәбәр иткәннәр. Ерткычны эзеннән юллау әлегә нәтиҗә бирмәгән.

Мәнәгәздә “кунак” булган селәүсеннең якын-тирәдәге башка авылларга да барып чыгуы ихтимал. Сак булыгыз балтачлылар!