Найти в Дзене
Агрызские вести

Яңа Бәзәкәдә яшәүчеләр район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр

Яңа Бәзәкә авылында халык җыены узды.

Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә алты авыл керә. Иске һәм Яңа Никольскиларда бер кеше дә яшәми. Вольный Труд, Әрем – кече авыллар исемлегендә. Яңавыл һәм Яңа Бәзәкә гомергә халкының тырышлыгы, мал асрауга өстенлек бирүе белән башкаларга үрнәк булды.

Җыенга килүчеләр район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны да җиткерделәр.

Соңгы елларда Яңа Бәзәкәдә яшәүчеләрне бер сорау борчый. Яңавылдан Яңа Бәзәкәгә кадәр юл кайчан булыр?

Авыл активистлары бу турыда җитәкчеләргә хатлар да юллаганнар, районга депутатлар килгәндә кабул итүләргә барганнар, күп тапкырлар түрәләрнең бусагаларын да таптаганнар. Әмма әлегә кадәр уңай нәтиҗә күренмәгән.

–    Яңавылдан Яңа Бәзәкәгә кадәр нибары биш чакрымга якын юлны төзекләндерергә кирәк. Язлы-көзле авылга кадәр бары тракторлар гына үтә ала. Әле бит авылдан алты бала көн саен мәктәпкә дә йөри, – диде авыл активисты Фирдәвес Уразманов.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белән бу турыда сөйләшү булганлыгы, юл проекты эшләнүе турында хәбәр итте.

Әрем авылында яшәүчеләр дә юлсызлыктан газаплануларын әйттеләр. “Быел 100 еллык юбилеен каршы алачак авылыбызның юллы булуын телибез“, диделәр алар. Шулай ук әлеге авылда интернет булмау да – халыкны борчый торган проблема.

–    Юл мәсьәләсенә килгәндә, аны рәсмиләштерү өчен документлар эшли башланды, – диде авыл башлыгы Мәгъсум Салихов.

–    Интернет кертү буенча республикада “Цифрлы экономика“ программасы эшли. Аның кысаларында берәр социаль объектка интернет уздырылып, авыл кешеләре аннан вай-фай ярдәмендә файдалана алалар. Әмма Әремдә андый бер генә объект та булмау бу эшкә аяк чала. Әлеге сорау буенча Татарстанның цифрлаштыру министрлыгына хат юлладык. Озакламый җавап килергә тиеш, – диде Ришат Тимер улы.

“Яңа Бәзәкә авыл җирлеген балтырган баса!“ дип чаң суга авыл халкы. Әрем, Яңа Бәзәкә авыллары янында бигрәк тә күп икән бу әрсез һәм кеше тормышына куркыныч тудыручы үлән. “Әгәр ашыгыч төстә чара күрмәсәк, нәтиҗәсе аяныч булачак бит“, диләр авыл активистлары.

–    Чынлап та, соңгы елларда балтырган күпләп үрчи башлады. Хәзерге вакытта ул безнең районда гына 23,8 гектар мәйданны били. Аның белән көрәшү бик авыр. Үсемлек күбесенчә техника керә алмый торган сулыклар янында үсә. Әлеге үләнне тулысынча химик юл белән генә бетерергә мөмкин. Моның өчен хәзерге вакытта балтырганга каршы көрәш буенча федераль дәрәҗәдә дәүләт программасы эшләнә. Әмма әле ул кайчан гамәлгә керәчәк, билгесез. Шуңа күрә балтырганга каршы көрәшне хәзергә үзебезгә алып барырга туры килә. Яз көне  аның яфраклары яшь, сабагы ныгымаган чакта өмә оештырып чабып алырга кирәк. Бу очракта ул орлык бирә алмый һәм таралу мөмкинлеге дә кими дигән сүз, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.