Сынамышларга һаман ышанып яшибез әле. Кайбер чакта алар, чыннан да, киләчәктә ни буласын күрсәтә кебек. Аеруча кияүгә чыкмаган кызларга багышланган сынамышлар күп. Бүген кайберләрен без дә искә төшерергә булдык.
1. Күлмәк итәге ертылу. Шау-шулы бәйрәмдә кием бераз бозылса, борчылырга кирәкми. Тиздән тормышта сөйкемле ир-ат барлыкка киләчәк. Бу озак вакытка сузылган мәхәббәт тарихына әйләнәчәк.
2. Бижутерия югалту. Югалган алка яки чылбыр да тиздән кызның яшерен җанатары барлыкка килү фактын символлаштырырга мөмкин.
3. Сынган тырнак. Җәмәгать урынында әлеге хәл була калса, сез тиздән үз бәхетегезне очратачаксыз.
4. Яңа гына өйләнешкән парны яки чегәннәрне күрү. Аеруча аларны кибеттә яисә эшкә барганда очрату мәхәббәт тарихына ишарәли.
5. Әгәр кияүгә чыкмаган хатын-кыз алдында өстәлгә алма төшсә, бу - тиз арада никахлашуга бәйле.
6. Әгәр беренче күрешүдә хатын-кыз сумкасын яки акча янчыгын югалта икән - димәк, ир-ат белән мавыгу зуррак нәрсәгә әверелә.
7. Хайваннарның дустанә мөнәсәбәте. Әгәр элек кыз кемнеңдер йорт хайванын яратмый, ә хәзер алар аңа көтмәгәндә "ябыша" башлый икән, бу тормыштагы ашыгыч үзгәрешләр (шул исәптән мәхәббәт өлкәсендәге уңышлар) турында сөйли.
8. Искиткеч исләр сизү. Сезнең якын-тирәдә хушбуй кибете юк, төрле парфюмерия дә кулланмагансыз, ә менә шушы исләрне ничектер сизәсез икән, бу - шәхси тормышта үзгәрешләр булуга бәйле.