Әнвәр Нургалиев Мәскәү тусовкаларында йөри хәзер.
"Хәерле иртә, дусларым! Кичә хатыным Ирина белән күңел ачу чарасында булдык. Чакыру өчен рәхмәт әйтәсем килә, шәп булды. Зур үтенечем бар: әтисен җирләргә өлгермәде, инде күңел ачып йөри, дип, зинһар, начар сүзләр язмагыз. Ышаныгыз, тормыш мине күз яшьләре аша елмаерга өйрәтте, мин инде бала-чага да түгел», — дип язган ул.
Әмма тамашачы Әнвәрнең фотодагы иптәшләрен ошатып бетермәгән: «Бу җеннәрне каян таптың? Карарга да куркыныч, хатының белән төшкән фотоны куйсаң, бик матур булыр иде», «Ориентацияңне югалта күрмә инде, дустым», «Әнвәр, ул көнне кайттыңмы соң, ике ими арасында югалып кала күрмә тагын», — дип язганнар. Югыйсә, җеннәр дә түгел, Эвелина Бледанс, Евгения Машко, Заза Наполи кебек матур әртисләр.
Әнвәр Нургалиев исә: «Зинһар, кешедән көлмәгез, һәрбер кешенең үз язмышы, бу - аларның сәхнә образы. Кеше начарлык эшләмәсә, аның турында начар уйлау дөрес түгел. Болар - иң "текә" алып баручылар», — дип җавап биргән.
Язылучыларының күпчелеге Әнвәрне яклаган, аңа уңышлар теләгән.