Найти в Дзене
Агрызские вести

Кырындыда яшәүче сугыш ветеранына 100 яшь тулды

Кырындыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнәвәрә Яхинага1 февральдә 100 яшь тулды. Аны район башлыгы Азат Вәлиев, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Кырынды балалар бакчасы-башлангыч мәктәбе директоры Рафилә Алиева, якыннары, туганнары тәбрикләделәр.


Мөнәвәрә апа Сокман авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1936 елда Казан педагогия техникумына укырга керә. 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып эшкә кайта.1942 елның 15 маенда 21 яшьлек Мөнәвәрә үз теләге белән фронтка китә. Ржев шәһәрендә шоферлар курсын тәмамлаган кызга сугышчыларга корал, азык-төлек ташырга туры килә. Каты бәрелешләр вакытында яраланып, контузия ала һәм Хабаровскига озатыла.

1945 елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Мөнәвәрә апа Кырынды авылына кайта. Хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, бик күп медальләргә лаек була.

Сугыштан соң 40 елга сузылган педагогик эшчәнлеге башлана. Күп еллар башлангыч сыйныф укытучысы, директор булып эшли. Эшләгән дәверендә районның Әрем, Хор.Ключ авылларында мәктәп салдыра. Лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.

Ире, үзе кебек үк Бөек Ватан сугышы ветераны Сөббух абый белән алар унбиш ел гына яшәп калалар. Өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Мөнәвәрә апа Кырындыда улы Рәис тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Шушы яшендә дә ил-көн яңалыкларыннан да, балалары, онык-оныкчыклары тормышындагы вакыйгалардан да хәбәрдар ул.

Үзен котларга килгән җитәкчеләргә, якыннарына да тирән рәхмәтен җиткереп, иң изге теләкләрен теләп озатып калды ветеран.