28 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре урта яшьтәге кешеләр өчен оештырылган «Күңелле ял» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Кичә "элек СССРда" стилендә башланды. Бәяләр, товарлар, кинофильмнар һәм җырлар турында конкурслар һәм викториналар салмак кына концерт программасына күчте, анда катнашучылар яшьлек җырлары – 70-80 нче еллар җырлары белән