Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Матур булу серен беләсезме?

Фото: labla.ru
Фото: labla.ru

Ә без беләбез! Дөньядагы иң матур кешеләрнең кем булуы да билгеле безгә! Алар – Әнкәйләр. Сезнең әнкәйләр, безнең әнкәйләр...

Әйдәгез бүген һәркайсыбыз әнкәйләргә матур сүзләр әйтик, читтә булсак, шалтыратыйк, хәл белешик. Ә әнкәйләре исән булмаганнар матур итеп искә алсын, кулдан килгәнчә хәер биреп, дога ирештерсен, мөмкинлек булса, зиратка барырга вакыт тапсын.

Ә иң матуры булырга теләүче кызлар матур гаилә корып, әни булырга әзерләнсен! Бу уңайдан сезнең игътибарга менә бер шигырь.

Матурлык сере
Кызыл күлмәк кидем әле,
Кызыл миңа килешә!
Яннарымда бөтерелеп,
Нәни кызым сөйләшә:
“Әнием, син - иң матуры,
Юктыр синең кебекләр!
Үскәч мин дә синең кебек
Булыйм икән ничекләр?”
Матурлык серен сезгә дә,
Кызлар, белергә кирәк:
Иң матуры булыр өчен
Әни булырга кирәк!

Ләйсән Якупова.