Найти в Дзене
Саба таңнары

Сорауларыгыз булса – бирегез

Татарстан Республи­ка­сы Дәүләт Советы Прези­диумының күчмә утырышына әзерлек кысаларында «Мәрхәмәт-милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 2 февральдә 10.00-17.00 сәгатьләрдә “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында” гы мәсьәлә буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе үткәрә. Кайнар линия телефоннары: 236-00-71, 89393453750. Мәктәп ашханәләрендә ризыклар сыйфаты ничек, юылган савыт-сабалардан порошок исе килмиме һәм тагын нинди сораулар кызыксындыра– барысын да күрсәтелгән телефоннар аша җиткерә аласыз.