Бүген татар эстрадасы җырчысы, блогер Лилия Хәйруллина барысын да шаккатырып видео кертте. Видео - видео инде, көн саен элә бит диярсез - анысы шулай. Ләкин видеодагы Лилиянең эче зурайган..
Ныклап карасаң җырчының авырлы булуы күренә. Ләкин ул бу хакта язмаган, бары тик: «Кичә Миләүшә Сабирова (ред.-Данир Сабировның хатыны) туган көнендә күп ашалды бугай » дигән.
Видео астында бер-бер артлы котлау комментарийлары калдырганнар, Лилия барысына да «рәхмәт» дип язган.
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Сиңа ышаныргамы юкмы..» дигән комментариена Лилия «Бу юлысы тощно» дип җавап кайтарган.
Шулай булгач котласак ярыйдыр?! Сабый да әнисе дә сау-сәламәт булсын!