Адәм баласы шулай яратылган, гомер баскычлары буйлап атлаганда, алда ниләр көткәнен уйлыйсы килми, алга карап барасың да, барасың.
Тормыш дилбегәсен тартканда соңгы көчеңә кадәр тырышасың, тырмашасың... Шунда бер мәлне туктап, артка борылып карыйсың. Үткәннәрдә булган вакыйгалар - кул сузымы гына, алар сине атлаган саен озата баралар икән. Шатлыгы да булган, хәсрәт касәсеннән дә күп эчелгән...