Февральнең беренче атнасы Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен аеруча истәлекле атна булып күңелләрендә уелып калыр. Туган телебезгә багышланган айлык кысаларында «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Милли бәйрәм төсмере алган чарада сабыйларыбыз, тамаша кылудан тыш, үзләре дә активлык күрсәттеләр.