Найти в Дзене

Кояш сүнде ул йортта…

Бу куркыныч хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Ул, Казандагы Төхвәтуллиннар гаиләсенең җанын кыярга килгән адәм актыгы кебек, ишек кыңгыравына гына басып калмыйча, иманы булган бөтен инсанның күңел ишекләрен каерып, җаннарын өшетте. Бар гавам сагаю катыш аптырашта калды. Һәркем бер үк сүзләрне кабатлады: «Бу нинди Ходай язмаган хәл? Яратудан баш тарткан өчен гомер өзәләрме? Каян килә адәм баласының йөрәгенә шундый явызлык?».

Җан чирканырлык төн

Сүзнең 7 гыйнвар кичендә Казанның Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган канлы вакыйга турында барачагын чамалагансыздыр. Таныш кызы Камилә белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга килгән Рөстәм атлы адәм актыгының ачудан өйдәге бар кешене пычактан үткәрү хәбәрен ишеткән халык әле дә тынычлана алмый. Кемне генә һәлак итсәләр дә, йөрәккә авыр. Ә монда кояш кебек якты йөзле өч кеше – ата белән ана һәм аларның алмадай алсу кызлары – пычаклы палач кулыннан харап ителгән.

«Ватаным Татарстан» һәм «Мәдәни җомга» газеталарында гомер буе намус белән эшләгән Фәридә ханымның хезмәттәшләре сөйләвенә караганда, 40 яшенә җиткәч кенә тапкан кызларын ир белән хатын, бик кадерләп, картайгач караучыбыз булыр дигән матур өмет белән үстергәннәр. Ата белән ана кызларының мәктәптәге уңышларына сөенеп туймаган. Аның Казан инновация университетының психология факультетына укырга керүе шатлык өстенә шатлык китергән. Кыз узган җәй, гаиләгә ярдәм булыр дип, балалар бакчасында эшләгән. «Әнкәем, балалар мине шулкадәр яратты, хәтта кичләрен дә миннән аерыласылары килмичә елап аерылышалар. Киләчәктә балалар белән эшләрмен, ахры», –дип әйтә торган булган ул, әнисенә эштән кайткач. Фотоларындагы якты йөзеннән гөнаһсыз нарасыйлык төсмерләре сирпелеп торучы шул кызның дөнья белән хушлашуына ышану бик кыен. Күңелдә – рәнҗү һәм гаҗәпләнү.

Ә чынлыкта нигә шулай гаҗәпсенәбез соң әле? Мондый хәвефләрнең күктән иңмәвен, әлеге күренешләрнең көн дә диярлек ил тормышында кабатланып торуын күпчелек белеп тора. Белү генә түгел, аларның гаебен бераз юар өчен сәбәпләр уйлап чыгара. Рәсми чыганаклар, җанкыяр хастаханәдә аңсыз яткан чагында ук: «Экспертлар егеттә психик тайпылыш тапканнар», –дип, халыкны тынычландырырга тырышып карады. Әмма бу егеттә генә микән ул психик тайпылыш, җәмәгать? Безнең җәмгыять үзе дә психик тайпылыш хәлендә түгелме соң? Мин үзем бу адәм имгәгендә бернинди психик тайпылыш юк дип саныйм. Әгәр дә акылы «киткән» булса, андый хәтәр, мәкерле уй ул бәндәнең башына, вакыйгалар агышына карап, көтмәгәндә килгән булыр иде. Ә бу кабихнең кыз яшәгән фатирга үз өеннән үк куенына пычак яшереп чыгуы җинаять кылырга алдан әзерләнүе турында сөйли түгелме? Санаулы минутлар эчендә Рафаил белән Камиләнең бер селтәнүдән җаннарын кыюы, Фәридәгә урында җаны чыгарлык итеп берничә тапкыр чәнчүе аның бик әзерлекле үтерүче икәнлеген күрсәтеп тора.

Салкын корал белән шулай оста эш итүче бу бәндә, хәрби хезмәткә баргач, тиз хәрәкәт итә торган частьта хезмәт итмәдеме икән, дигән сорау белән мин Татарстан хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп караган идем. Әмма анда армиядә хезмәт иткәннәрнең шәхси хисап карталарын тикшерергә хаклары югын әйттеләр. Хәтта Россиянең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгендә дә сүзне кыска тоттылар. Аларча, Рөстәмнең беркайчан да милиция күзәтүендә тормавы, армиядә шикаятьсез хезмәт итеп кайтуы аның яхшы гаиләдән булуын дәлилли икән. Холкында тотнаклылык, оят, әдәп, олыны – олы, кечене кече итү кебек сыйфатлары булмаган канечкеч турында мондый бәя ишетү мине шаккаттырды дисәм, бу гына аз булыр. Күңелемдәге каршылыкларны Яшел Үзәннән психиатр, психотерапевт Гүзәл Саттарова белән дә уртаклаштым.

Дәвамын безнең сайттан укый аласыз.