Татар теле-бәхет теле
Гөлфия Шәвәли
Әнкәң теле –бәхет теле диеп
Еш аркамнан сөйде нәнәем.
Бала чакта мәгънә тирәнлеген
Аңлап бетмәгәнмен, мөгаен.
Безнең халык эштән куркмый, балам,
Син дә тырыш эшләп үсәргә.
Куркытканнар, әмма кыюбыз без
Дигән сүзе калган хәтердә.
Татарча мин жырлар жырлап үстем
Сугып торсалар да авызга.
Әниемнең теле-татар теле,
Тугры калам әни теленә.
Юккамы ни милләт телен халык
Ана теле диеп күтәрә?!
Чөнки ана бишек жыры белән
Бәхет сала бала күңеленә.
Хәзер аңлыйм, нигә миңа нәнәм
Бәхет теле диеп аңлаткан.
Күңелемә сеңеп моңлы жырдай
Рухым көче булып уелган.
Татар теле-бәхет теле бит ул!
Ана телен Һичтә онытмам.
Мин үзем дә хәзер оныкларга
Бәхет теле диеп аңлатам.
22.01.21 22 – 23 сәг