Олы Шыңар авыл җирлегендә 40тан артык гаилә 3әр һәм аннан да күбрәк сыер тота. Җирле үзидарәләрнең еллык хисапларында гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып бару юнәлешендәге эшчәнлегенә дә зур урын бирелә. Әгәр халкы мал асраудан бизмәгән икән, авыл җирлеге Советының да эше күренә. Шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү артып, маллар саны кимемәсә, бу җирле үзидарәләрнең