Сатыш урта мәктәбендә “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” исеме астында чаралар үткәрү башланып китте. Укучылар елның исеме, Указы, логотип һәм мәктәп китапханәсендә оештырылган күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.