Кайбер кешеләр йорты янына аюлар килгән.
Бу хәл турында Ханты-Манси автономияле округында яшәүче кешеләр хәбәр итә. Алар бу хакта Интернетта яза башлады.
"Бүген иртән өйдән чыксам, абзар янында нидер йөри. Күземне ачыбрак карасам - аю. Кая качарга да белмәдем. Аллаһка шөкер, кычкырып җибәргәч, үзе чыгып китте.
Быел аюлар кыш йокламый. Урындагы урманчыбыз белдерүенчә, алар ач. Шуңа күрә авылга ризык эзләргә килә. Хәзер урындагы хакимият бу хәлне чишү юлларын карый. Чөнки алар бит безгә дә һөҗүм итәргә мөмкин. Мин, мәсәлән, баламны мәктәпкә дә җибәрергә куркам", - дип язган бер хатын.