Бала-чакта бергә җиләк җыйган,
Урман буйлап үткән юлыбыз.
Без китәрбез инде,ак каенннар,
Сезне сагынып искә алырбыз.
Ак каеннар арасында куышып йөрдек,
Ботакларга басып тирбәндек.
Күпме уен,күпме җыр өйрәндек—
Бар да сагынып сөйләрлек.
Җыр җырласак,дәртле җырларыбыз
Кабатланды аның телендә.
Яшеллеген,яшьлек җырың белән
Мәңге кал син, урман, күңелдә!
Оныталмам сине,урманым,сагынырмын
Аерылып ерак китсәм дә.
Искә төшереп,һәрчак җыр җырлармын,
Синең яктан җилләр искәндә...