Тагын бер кыш!Аяк тоймый инде
Көндезен дэ җирнең җылысын.
Елга тынган,аны ялыктырган
Көймәләрнең ыгы-зыгысы.
Яр буенча ускән агачларның
Ботакларын сарган ап-ак кар.
Тамырлары җылы язны көтә,
Тәмле төшләр күрә яфраклар.
Ап-ак буран күпме дуласа да,
Тамырларны инде өшетмәс.
Зәһәр суык җирнең туңдырса да,
Тамырларга көче һич җитмәс!