Барлык спортчыларны 2021 елның 30 гыйнварында Байлар Сабасында Саба елгасы яр буенда узачак "Саба чаңгы 2021" төнге чаңгы ярышларында катнашырга чакырып калабыз. Катнашучыларны теркәү вакыты 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар 3 дистанциядә узачак (15 км, 5 км, 2 км) һәм шулай ук балалар ярышы булачак.